Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырыгалдар өчен кесә телефоны - шәп “корал”

Әлмәттә соңгы вакытта сату-алу кебек түләүсез белдерүләр, реклама урнаштыручы мәгълүм интернет сайт катнашында алданучылар арткан. Бер атна эчендә генә дә Әлмәт полиция бүлегенә кырыгалдарлар кармагына эләккән 3 кеше мөрәҗәгать итә.

Полиция бүлеге җитәкчесенең оператив эшчәнлек буенча урынбасары Роберт Галиев сүзләренчә, нигездә AVITO.ru га җиһаз һәм башка шундый кирәк-ярак сату турында белдерү бирүчеләр төп башына утырган. Әйбер сату турында игълан куючы элемтә өчен телефонын да күрсәтә. Кырыгалдарлар моннан бик оста файдалана. Фотодан күреп игъландагы җиһазны ошатуы һәм алу теләген белдереп шалтырата да икән, кичекмәстән акча күчерү ихтималы турында да искәртәләр, ди. Әлбәттә инде акча күчерү өчен хуҗаның банк картасы номерын сорыйлар. Отышлы клиент чыгуына куанган сатучы ике дә уйлап тормыйча картасының номерын атый. Соңрак карта хисабы тулылану турында түгел, ә булган акчаларының юкка чыгуы турында хәбәр ала. Ул гына да түгел, мошенниклар сатучыга шалтыратып, ул алда күрсәткән картага акча күчмәвен әйтә дә иренең дә банк картасы номерын сорый. Шулай итеп угрылар ике картадан да акчаны "чистарта".

- Ник алар "кубызына бииләр", карта номерын әйтәләр диген?! Җиһазны алырга килгәч тә, исәп-хисап ясарга мөмкин, ләбаса, - дип ассызыклады Роберт Галиев.

Банк карталары белән төп башына утыручылар арасында шулай ук "мобиль-банк" хезмәтеннән файдаланучылар да бар. Әлмәт хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе заманында кәрәзле телефонына мобиль-банк хезмәте кушкан була. Соңрак ул телефонының сим картасын алыштыра, ә сервистан баш тарту турында гариза язмый.

- Гадәттә операторлар сим-картаны ярты елга яба, тагын бер айдан башка кешегә сата. Шулай итеп, симканың яңа хуҗасы элеккегесенең банк хисабыннан файдалана да, - дип ассызыклады Роберт Галиев.

Соңгы 6 айда җирлектә кәрәзле телефон аша алдаучыларга карата 31 җинаять эше ачылган. Ә аның теркәлгәннәре тагын да күбрәк. Чөнки полиция бүлеге шушы җирлектән торып мошенниклык гамәле кылучыларга карата гына җинаять эше ача. Читтән торып кырын юлга басканнарның эшен шул төбәккә юллый. Соңгы вакытта әлмәтлеләр кесәсен Новосибирский, Курган, Самарадан, Ленинград өлкәләреннән торып "чистартканнар".

Банк картасы "заблокирован" кебек шалтыратуларга да ышанмаска куша хокук сакчылары.

- Андый шалтырату булганда, трубканы куегыз һәм банк картасында күрсәтелгән, яки банк белән килешүдә язылган телефоннарга шалтыратып белешегез, - дип киңәш итә полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары. - Алданып, хисаптан акча югалуын аңлау белән үк банкка шалтыратырга кирәк. Күп вакыт алар күчергән акчаны кире кайтарырга өлгерә.

Хокук хезмәткәрләре искәртүенчә, әлеге җинаятьләрне ачу озак вакыт таләп итә. Телефон номерының кемнеке икәнлекне белү өчен судка мөрәҗәгать итәргә, әле аларга да ни өчен кирәклеген дәлилләп күрсәтергә кирәк. Суд карары булгач, телефон операторына гариза язып симка хуҗасын белешкәнче, алардан җавап килгәнче, банктан акчаны кайда алганнарын ачыклаганчы ким дигәндә ике ай вакыт үтә. Шуңа күрә иминлек, янчыкларның тулылыгы безнең игътибарлылыктан тора.

- Беркатлылылыгы, самимилеге аркасында кырыгалдарлар кармагына бик җиңел эләгүчән өлкәннәргә исә таныш түгел кешеләргә ишек ачмаска, урамда андыйлар белән аралашмаска киңәш итәр идем, - ди Роберт Галиев.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250