Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кымызлары җанга сихәт

Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагында үз эшләрен башлап, гөрләтеп яшәүче гаиләләр бихисап. Шуларның берсе - Нәдер авылында кәҗә асрап, сөтеннән кымыз ясаучы Флера һәм Марат Камаловлар. Моннан өч ел элек ташландык урында - Сәвәләй тау итәгендә алар "Сихәт" исеме астында кәҗә фермасы һәм кымыз җитештерү цехы ача.

Хыяллар чынга ашкан

Рәттән тезелеп киткән биналар, кымыз ясау цехы, биләмәнең бер ягында печән саклагыч - һәрнәрсәнең үз урыны булган мондый шәхси хуҗалыкны беренче күрүем. 50 гектар җирне биләгән бу крестьян-фермер хуҗалыгын үрнәк итеп куйсаң да, арттыру булмас. Ә иң мөһиме, чиста һәм һавасы да начар түгел. Кәҗә кебек әрсез мал асрыйлар дип тә әйтмәссең.

Авыл башында кәҗә фермасы төзү гаилә башлыгы Марат абыйның идеясе була. Дөресрәге, хыялы. Сәвәләй тау итәкләрендәге уңдырышлы җирләрнең ташландык хәлдә ятуына, бер файда китермәвенә озак өзгәләнеп йөри ул. Бик еш якыннарына: "Эх, менә шушы тау битләрендә кәҗә, сарык асрасаң иде, менә дигән урын бит!" - дип әйтә торган була. Моннан өч ел элек хыялын тормышка ашырырга карар кыла Марат абый. Буп-буш җирләрне арендага алып, шунда әкренләп ферма төзи башлый. "Ни өчен нәкъ менә кәҗә соң?" дигән сорауга җавабы да бик гади яңгырый. Беренчедән, кәҗә сөте аңлап, белеп эчкән кешегә санап бетергесез файда китерә, икенчедән, якын-тирәдә күпләп кәҗә тотучылар юк. Димәк, көндәшлек булмаячак. Базар да бу кәсеп белән тулмаган. Өстәвенә, кәҗә көйсез мал түгел, артык игътибар таләп итми.

Менә шуларның һәммәсен истә тотып, Камаловлар гаиләләре белән хуҗалык эшенә керешә. Күп еллар хисапчы булып эшләгән Флера апа да һөнәрен үзгәртә, Казанда белем алган кече уллары Дилүс, читтән торып укуга күчеп, авылга кайта, әти-әниләренең уң кулына әверелә.

Кәҗә урлап ашарга ярата

Халыкта "Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел" дигән әйтем бар. Аны юктан гына уйлап чыгармаганнардыр. Кәҗәләр турында энәсеннән җебенә кадәр белгән Флера ападан шуның белән кызыксынам.

- Элек-электән кәҗә ярлы халык малы дип саналган. Акчалылар сыер асраган. Кәҗә урлап ашарга ярата бит ул. Шуннан калгандыр ул әйтем, - дип көлә хуҗабикә. - Төптән уйлап карасаң, кәҗә дә сыердан бер ягы белән дә аерылмый. Сөте файдалырак та әле. Мең төрле авыруга шифа, балалардагы аллергияне дә бетерергә сәләтле.

Гаилә кәҗәләрне күбрәк Башкортостан якларыннан, "зааненский" токымлыларын җыйган.

- Ферма якынча 300 ләп кәҗәгә исәпләп төзелде. Башта 30 лап кәҗәбез бар иде. Хәзер инде баш санын арттырдык - 110 га җитте. 53 кәҗә - савымныкы. Көненә бер кәҗәдән кимендә 3 литр сөт савабыз. Кәҗә бик тиз үрчи, елына икешәр тапкыр бәтиләргә мөмкин, берьюлы дүртәрне китергән очраклар да булды, - ди Флера апа.

Кәҗә - исле мал, күпләр аны шул махсус исе булган өчен дә яратып бетерми. Хуҗалар фикеренчә, аларны һәрвакыт карап, чистада тотсаң, ис нык килми икән. Сөттә тәм булмасын өчен, тоякларын һәрвакыт аралап, кисеп торырга кирәк.

Кымыз серләренә әле дә төшенә алмыйбыз

"Сихәт" хуҗалыгында бүген кәҗә сөте, кымыз, каймак, сыр җитештерәләр. Атнасына ике яки өч тапкыр 150 литр сөттән кымыз ясыйлар. Флера апа безнең халыкны кымыз эчәргә өйрәнеп кенә килә әле, ди. Алар ясаган продукцияне күбрәк якын-тирә шифаханәләр, туберкулезга каршы диспансерлар (кымыздагы чүпрәләр туберкулез таякчыкларына каршы антибиотик матдәләр бүлеп чыгара) сатып ала. Кәҗә сөтенең файдасын аңлаган яшь гаиләләр дә сөтне фермадан үзләре килеп ала икән, даими кымыз эчүче өлкәннәр дә очрап тора.

Кымыз дөрес һәм тәмле чыксын өчен аны җиренә җиткереп ясый белергә дә кирәк. Бу уңайдан Башкортостан рецептлары бәяләнә. Камаловлар Сибай якларына барып, кымыз ясаучылар белән тәҗрибә уртаклашып та кайткан инде.

Флера апа кымыз ясау серләрен бик ачып бетермәсә дә, ничек эшләнешен күрсәтеп, сөйләп тә алды. Бөтен шарты килсен өчен кымыз агач савытта әзерләнергә тиеш икән. Шуңа күрә юкә агачыннан махсус гөбе ясатып алып кайтканнар.

- Кымызның бөтен хикмәте шул юкә гөбесеннән тора да инде, - диде ул шаяртып. - Кәҗә сөте - куе. Аны аертмыйча гына әзерләсәң, кымыз дөрес чыкмый. Мәскәүдән махсус болгар һәм ацидофил таякчыкларын кайтартам. Бу кымыз ясауның технологиясенә керә. Һәр 15-20 минут саен кымызны болгатып торырга кирәк. 4-7 сәгатьтән кымыз әзер. Төрле вакытта кымыз ясауга төрлечә вакыт кирәк. Әле дә аның серләренә төшенеп бетә алмыйбыз.

Камаловларның киләчәккә дә өметләре зурдан. Ике ел элек Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән грантны отып, хәзер шул акчага (1 800 000 сум) авылга якынрак урында таштан яңа кымыз ясау цехы төзегән чаклары. Әлмәт районы җитәкчелегенә дә Камаловларның рәхмәте зур.

- Фермер хуҗалыгы эшен башлаганда районның да, республиканың да ярдәме бик кирәк, - ди Флера апа. - Якын киләчәктә кәҗә сөтеннән кефир, йогырт та ясап карыйсы килә. Атлар үрчетеп, бия сөтеннән кымыз әзерләргә дә уйлашып йөрибез.

Хуҗалыкка килгән туристлар өчен кымыз эчеп, рәхәтләнеп ял итеп утырырлык урын әзерләргә, экскурсиягә килүче балалар өчен кызыксындыру чаралары оештырырга да исәпли Камаловлар.

Киләсе ел Кәҗә елы да бит әле. Димәк, шәһәрдә үсеп, сакаллы-мөгезле кәҗәләрне рәсемдә генә күргән балаларның кәҗә фермасына экскурсиягә йөри башлаулары бик мөмкин...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса