Әлмәт таңнары

Кычкыртып алдыйлар

Соңгы вакытта социаль мошенниклар кабат "җанланган". Төрле кисәтүләргә дә карамастан, бигрәк тә өлкән яшьтәге әлмәтлеләр кырыгалдарлар кармагына эләгә тора. Елның узган чорында Әлмәттә 158 мошенниклык факты теркәлгән. Шуларның 41 ен социаль кырыгалдарлар кылган.

Алданабыз. Иң кызганычы шул, маңгайга бер суккан тырмага кабат-кабат басабыз. "Бозым чыгарам", "социаль хезмәттән", "ишек-тәрәзә куючы", "акча алышыну сәбәпле пенсионерларга булышырга ниятләгән банк хезмәткәре"... Үзләрен кем дип кенә танытмый да, самими өлкәннәрдән ничек кенә акча суырмый алар. Бу хакта мәгълүмат чаралары да, хокук органнары да, участковыйлар да кисәтеп тора. Хәтер кыскалыкмы, самимилек көчлеме, әллә дуамаллыкмы бу?!

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча полиция бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Роберт Галиев сүзләренчә, социаль мошенниклар арасында телефон иң отышлысы кала, популярлыгын югалтмый. Төн уртасында шалтыратып, "якының бәлагә тарыды", дип акча сораучылар кимеми. Ышанмау-чылар бар, ләкин акчасыз ка- лучылар күбрәк. "Гадәттә андый акчаларны кайтару да катлаулы", - ди полиция бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары.

- Соңгы фактта кырыгалдар әлмәтле белән Новосибирск шәһәреннән элемтәгә керә, ә корбан салган акча Курганга китә. Без җинаятьчеләрнең эзенә төшкәнче, банк хисабыннан акчаны алган булалар, - ди ул.

Реклама

Акчаны банк аша гына түгел, таксистлар аша йөртү дә популяр икән хәзер. Узган атнада Әлмәт тикшерүчеләре шундый бер таксистны кулга алган. Юл-транспорт һәлакәте сә- бәпчесен хөкемнән саклап калу өчен һәм, янәсе, тикшерүчене майларга дигән акчаны таксист килеп ала, аннан табышны терминал аша кырыгалдарларга күчерә. Аяк ялы өчен үзендә 3 мең сум (күп дигәндә 5 мең) калдыра. Җинаятьчел калымга ияләшүдән кисәтү максатында полиция хезмәт-кәрләре таксистлар белән дә очрашкан.

Рәхим итеп, таныш булыйк!

Роберт Галиев белдер- гәнчә, Әлмәттә банк картасы, Интернетка урнаштырган белдерү ярдәмендә алдаучылар да бихисап. "Авито"га урнаштырган белдерүе аркасында бер әлмәтле 500 мең сумыннан колак кага. Әлеге табышлы ысулларга кырыгалдарлар тагын берне өстәгән - Ин- тернет-танышулар. Социаль челтәрдә дә, махсус сайтларда да сөяргә-сөелергә те- ләүчеләр хәттин ашкан. Шулар арасында үз файдасына тәмле теллеләре дә байтак. Мавыктыргыч, дәвамын тыңлыйсы килерлек бәяннар, матур сүзләр белән кыз-кыркынның башын әйләндерә кырыгалдар. "Корбан"ының үзенә ышанганын көнләп, атналап кына түгел, айлап көтәргә риза алар. Кармакка ныклап эләгүен аңлау белән җан әрнеткеч "әкият" сөйләп кызгандыралар. Алар моны шулкадәр оста эшли ки, корбаны һич икеләнүсез ярдәм итәргә була. Роберт Галиев искә алган очракта кырыгалдар үзен нахакка төрмәгә эләгүче дип таныткан. Очрашуга ашкынып яшәгән кыз сөйгәнен таш капчыктан йолып алу өчен акча кызганмый. Җәза срогын алдан төгәлләү (УДО) өчен алар ким дигәндә 100 мең сум җибәрә. Түбән Кама шәһәреннән бер кыз шундый берәүне бәладән котка- рырга дип миллион сумга якын акчасыннан колак каккан. Әлмәттә дә бер ханым икенче бер "мәхәббәт кошын" бер ел асраган. Көннәрдән бер көнне эштән кайтуына "полковник Андрей" (аферист үзен шулай таныштырган, ә хатынның ел дәвамында аның пас- портына күз салырга уена да килмәгән) хуҗабикәнең фатирын "чистартып" качкан.

Хокук сакчыларының киңәше шул: шикчел булмагыз, ләкин саклык кирәк. Аралашыгыз, әмма артык ышанучан булмагыз. Яратыгыз, тик үзегездән файдалануга юк куймагыз.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: