Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Куркынычсыз Интернет» бәйгесе бара

«Ростелеком» ААҖ Идел буе Федераль округының бала хокуклары буенча уполномоченныйлар координацион советы ярдәме белән «Куркынычсыз Интернет» иҗади эшләр бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйгегә эшләр 2015 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Анда 7-17 яшьлек мәктәп укучылары, шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала. Аерым...

 

«Ростелеком» ААҖ Идел буе Федераль округының бала хокуклары буенча уполномоченныйлар координацион советы ярдәме белән «Куркынычсыз Интернет» иҗади эшләр бәйгесе үткәрелүе турында хәбәр итә. Бәйгегә эшләр 2015 елның 30 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк.

Анда 7-17 яшьлек мәктәп укучылары, шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучылар катнаша ала. Аерым укучылар белән беррәттән, иҗади төркемнәр дә эшләрен тапшыра ала.

Проектның төп максаты - үсеп килүче буында Интернет челтәрендә грамоталы, куркынычсыз һәм җаваплы эш итү күнекмәләре тәрбияләү, шулай ук персональ мәгълүматларны һәм компьютерны төрле куркынычлардан саклау зарурлыгына игътибарны җәлеп итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса