Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Курчак уйнау гына түгел бу...

Әти ми­ңа кур­чак алып кайт­ты. Аның ма­тур­лы­гы! Чә­чәк­ле кул­мә­ге­нең итә­ге­нә ак чел­тәр те­гел­гән, күл­мәк тө­сен­дә­ге яу­лы­гы ел­ма­еп тор­ган ирен­нә­рен, күз­лә­рен та­гын да ма­тур­лап, биг­рәк­ләр дә ки­ле­шеп то­ра ин­де. Әни кайт­кан­чы яңа тор­сын дип ка­гы­лыр­га да кый­ма­дым, өй­нең тү­ре­нә мен­ге­реп куй­дым. Ба­ла­чак хә­ти­рә­лә­ре буй­лап ... Эш­тән арып кайт­кан әни­ем юк­ка шул­хәт­ле...

Әти ми­ңа кур­чак алып кайт­ты. Аның ма­тур­лы­гы! Чә­чәк­ле кул­мә­ге­нең итә­ге­нә ак чел­тәр те­гел­гән, күл­мәк тө­сен­дә­ге яу­лы­гы ел­ма­еп тор­ган ирен­нә­рен, күз­лә­рен та­гын да ма­тур­лап, биг­рәк­ләр дә ки­ле­шеп то­ра ин­де. Әни кайт­кан­чы яңа тор­сын дип ка­гы­лыр­га да кый­ма­дым, өй­нең тү­ре­нә мен­ге­реп куй­дым.

Ба­ла­чак хә­ти­рә­лә­ре буй­лап

... Эш­тән арып кайт­кан әни­ем юк­ка шул­хәт­ле ак­ча туз­дыр­ган өчен әти­не ачу­лан­га­ны, ә кур­чак­ны ки­бет­кә ки­ре ил­теп бир­гә­не дә хә­те­рем­дә. Уй­нар­га да өл­гер­ми кал­ган тә­ти­ем­нән ко­лак как­кан­да ела­мас­лык итеп кырт кис­те:

- Ял­кау кыз ич ул, кү­рә­сең­ме, кул­ла­рын як-як­ка ка­ра­тып то­ра - аңа ох­шап ял­кау бу­ла­сың ки­лә­ме­ни,­ - ди­де ул.

Ә бе­раз соң­рак үзе үк кем­не­дер үс­тер­гән кур­чак алып кай­тып бир­де. Тау­шал­ган ки­ем­нә­рен сал­дыр­ды да, ку­лы­ма... энә бе­лән җеп бир­де. Тә­мам үсеп бет­кән­че бул­дык без ул са­ры чәч­ле дус­тым бе­лән. Дө­рес, мин­нән ос­та те­гү­че чык­ма­ды чы­гу­ын, лә­кин яңа кур­чак­ны ис­ке­се­нә тор­мыш авыр­лы­гы бе­лән тү­гел, ә эш­кә өй­рә­неп үсү­не сә­бәп итеп алыш­тыр­га­нын соң­рак тиз аң­ла­дым. Ә ме­нә кур­чак ди­гән тыл­сым­лы дус­кай­лар­ны күр­гән са­ен әле дә уй­нап ка­ра­мый­ча бул­ды­ра ал­мыйм.

Кур­чак­лар­ның бу­ла төр­ле­се

Алар­ның нин­дие ге­нә юк хә­зер: чит ил­дә ясал­ган озын аяк­лы­сы да, Рос­сия фаб­ри­ка­ла­рын­да чы­га­ры­лу­чы озак­ка чы­дый тор­га­ны да, бө­тен әгъ­за­ла­ры бул­ган ма­лай­ла­ры-кыз­ла­ры да, сөй­ли, җыр­лый, хәт­та ашый-эчә һәм, га­фу ите­гез, бәд­рәф­кә "йө­ри" тор­ган­на­ры да. Фар­фор­дан әвә­ләп кул­дан ясал­ган, ту­кы­ма­дан те­ге­леп җан өрел­гән­нә­ре... Кур­чак­лар­ны са­та­лар-ала­лар, төр­ле­дән-төр­ле кол­лек­ци­я­ләр бул­ды­ра­лар һәм... кул­дан те­геп бү­ләк итә­ләр.

Ип­тәш кы­зым, Әл­мәт жур­на­лис­ты На­талья Анд­ре­е­ва күп­тән­нән фар­фор кур­чак­лар бе­лән ма­вы­га иде. Алар­ны ул ин­тер­нет ки­бет­ләр­дән дә кай­тар­та, уен­чык ки­бет­лә­рен­нән дә са­тып ала, бү­ләк тә итә­ләр. Лә­кин кы­зы Ан­ге­ли­на бе­лән кур­чак те­гү эше­нә ке­реш­кә­нен бел­ми кал­ган­мын. Ки­чен те­ле­ви­зор ка­нал­ла­рын кү­чер­гән­дә, ис­кит­кеч ма­тур, җан­лы уен­чык­лар­ны кү­реп тук­тал­ган идем, бак­саң, Анд­ре­е­ва­лар га­и­лә­сен күр­сә­тә­ләр бу­лып чык­ты. Шун­дук элем­тә­гә ке­реп ку­нак­ка со­рал­дым.

Баш­лан­ган эш - бет­кән эш

Мин ба­рып чык­кан җом­га ки­чен­дә На­та­ша­лар­ның фа­тир­ла­ры ки­но­лар­дан гы­на күр­сә­те­лә тор­ган те­гү атель­е­сы­на ох­шап кал­ган иде. Ан­ге­ли­на дус­ла­ры Ва­ле­рия, Да­ния, эне­се Се­ва һәм пе­си­лә­ре Тот бе­лән мәш ки­лә. Бер­се ки­сә, бер­се те­гә, кем­дер ма­мык ту­ты­ра, кем­дер ка­рап то­ра яки аяк ас­тын­да бу­та­ла. Бер сүз бе­лән әйт­кән­дә, чын-чын­лап иҗат итү про­цес­сы ба­ра.

- Кур­чак­лар­ны күп­тән тү­гел ге­нә те­гә баш­ла­дык без. Баш­та сайт­лар аша баш­ка­лар­ның эшен ка­рап хо­зур­ла­на идем. Биг­рәк ос­та эш­ләү­че­ләр бар бит. Эшен ка­ра­гач, мас­тер-клас­сы­на да күз тө­шер­гә­лә­дем. Ан­на­ры кай­чан­дыр ба­ла ва­кыт­та йом­шак уен­чык те­гү­ем ис­кә төш­те дә, кул ас­тын­да ни бар - шун­нан кур­чак те­геп ка­рар­га бул­дым. Бел­сәң икән ни­чек га­зап­лан­га­ным­ны?! Яр­ты кө­нем шу­ңа кит­те,- дип кө­лә На­та­ша.

Әл­бәт­тә ин­де, Ан­ге­ли­на да әни­се­нең эшен кы­зы­гып кү­зә­тә. Ба­ла­сы­ның күз­лә­рен­дә пәй­да бул­ган оч­кын­нар әни ке­ше­гә дө­рес юл­да­лы­гын дә­лил­ли. Тик күп­тән энә-җеп тот­ма­ган кул­лар­ны тың­ла­ту гы­на авыр­рак. Кур­чак­лар­ның аяк-кул­ла­ры, ба­шы-гәү­дә­се ае­рым-ае­рым те­ге­лә бит. Яр­дәм­гә әби­сен­нән ми­рас итеп кал­ган те­гү ма­ши­на­сы ки­лә. Әле­ге дә ба­я­гы шул ин­тер­нет чел­тә­рен­нән өл­ге­ләр алып баш­та тә­бәр­лек кур­чак­лар (обе­ре­ги) те­геп якын­на­ры­на бү­ләк итә­ләр, соң­рак кат­лау­лы­рак уен­чык­лар иҗа­ты­на да то­ты­на­лар.

Ты­рыш­кан - та­бар

Ин­де бе­рен­че кур­чак­ла­рын кү­реп якын­на­рын сок­лан­дыр­ган Ан­ге­ли­на урам­га да си­рәк чы­га. Буш ва­кы­ты бу­лу­га тиз­рәк эш­кә то­ты­на баш­лый. Аңа кыз­чык­ның ты­рыш­лы­гын кү­реп сок­лан­ган ип­тәш кыз­ла­ры да ку­шы­ла. Баш­та Ва­ле­рия, соң­рак Да­ния. Кул ас­тын­да­гы ма­те­ри­ал­лар тә­мам­ла­на баш­ла­гач (ис­ке яп­ма­лар, күл­мәк итәк­лә­рен­нән те­гел­гән уен­чык­лар­ны На­та­ша бу­яп ду­хов­ка­да "кыз­ды­рып" ала, ан­на­ры алар­ны бәй­ләү җеп­лә­ре, сәй­лән­нәр бе­лән би­зи, күл­мәк-ыш­тан ки­де­рә), ки­бет­ләр­дән мах­сус те­гү ма­те­ри­ал­ла­ры­на за­каз бир­гән­нәр.

...Язын Та­тарс­тан эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы та­ра­фын­нан ба­ла­лар ара­сын­да "По­ли­цейс­кий дя­дя Сте­па" исе­ме ас­тын­да кул эш­лә­ре бәй­ге­се игъ­лан ител­гәч, әни­ле-кыз­лы Анд­ре­е­ва­лар ни ту­ды­ра­сы­ла­ры ту­рын­да озак баш ват­мый. Әл­бәт­тә ин­де, кур­чак! Бө­тен ты­рыш­лы­гын са­лып, уңы­шы­на ыша­нып эш­ли Ан­ге­ли­на. Һәм аның хез­мә­те ти­е­шен­чә бә­я­лә­нә дә. Ка­зан­да уз­ган бәй­рәм­гә Ан­ге­ли­на Анд­ре­е­ва җи­ңү­че бу­лып ба­ра. Эч­ке эш­ләр ми­нист­ры Ар­тем Хо­хо­рин­ның ку­лын­нан кыйм­мәт­ле бү­ләк һәм дип­лом бе­лән кай­та ул баш­ка­ла­дан.

Кур­чак уй­нау күп­ме­гә тө­шә?

Чын­нан да, бу һө­нәр­гә нык­лап тө­шен­сәң, нин­ди­дер кү­ләм­дә ак­ча ки­рәк икән. Ип­тә­шем­нең күп­сан­лы тарт­ма­чык­ла­рын­да­гы сәй­лән­нә­рен, по­ли­мер бал­чык­тан ясал­ган чә­чәк таҗ­ла­рын, баш­мак­лар те­гәр өчен мах­сус алын­ган ту­кы­ма­ла­рын, син­те­тик ма­мы­гын һәм баш­ка ки­рәк­ле әс­бап­ла­рын күр­гәч инан­дым. Бер кур­чак­ны ясау­га ур­та­ча 500 сум­лык ма­те­ри­ал ки­рәк икән.

- Әгәр дә шар­ты­на ту­ры ки­те­реп эш­лә­сәң, кур­чак­лар­ны мах­сус ма­мык ту­кы­ма­дан те­гү за­рур. Бе­рен­че­дән, тө­се ма­тур, икен­че­дән, за­рар­сыз да, чы­дам да, өчен­че­дән, кул-аяк­ла­рын нә­фис­рәк итеп ясар­га мөм­кин­лек би­рә. Без­нең шә­һәр ки­бет­лә­рен­дә, кыз­га­ныч­ка кар­шы, уен­чык эче­нә ту­ты­ра тор­ган син­те­тик ма­мык та юк, шу­ңа кү­рә аны­сын да баш­ка шә­һәр­дән кай­тар­тыр­га ки­рәк, - дип уен­чык ясау сер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша На­та­ша.

Дус кыз­лар­га бер­гә­ләп эш­ләр­гә кү­ңел­ле бул­сын өчен әни ке­ше ак­ча­сын да, ва­кы­тын да кыз­ган­мый, бил­ге­ле. Күз­лә­рен те­ре итү өчен кай­бер ха­тын-кыз­лар кул­ла­на тор­ган ясал­ма кер­фек ябыш­ты­ра­лар. Күл­мәк­лә­рен ал­дан уй­ла­ныл­ган об­раз­га ту­ры ки­те­реп (сән­гать мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган На­талья Анд­ре­е­ва рә­сем­не ос­та ясый) те­гә­ләр.

Ал­га та­ба да ба­ла­лар­да эш­ләү дәр­тен сүн­дер­мәс өчен На­талья Га­и­лә кө­не уңа­ен­нан уз­ды­рыл­ган ча­ра­да те­гел­гән кур­чак­ла­рын са­ту­ны оеш­тыр­ган. Са­тып алу­чы­ла­ры күп бул­ма­са да, кы­зык­сы­нып ка­рап ки­тү­че­лә­ре бай­так бул­ган. Ә ин­де кер­гән ак­ча­ның бер өле­шен кыз­лар, чы­гым­на­рын кап­лар­лык кы­на кал­ды­рып, мох­таҗ­лар­га яр­дәм итү­гә тот­кан­нар. Ме­нә шун­дый бул­ган­нар алар!

Дә­ва­мы бар...

Бү­ген ике бүл­мә­ле фа­тир­ның бер­сен­дә чып-чын ос­та­ха­нә. На­талья кыз­лар бе­лән ав­густ аен­да Ала­бу­га­да уза­чак Спасс яр­мин­кә­се­нә әзер­лә­нә.

- Ал­дан язы­лып куй­дым ин­де. Җа­вап кил­мә­де ки­лү­ен әле­гә, шу­лай да кыз­лар өмет­лә­рен өз­ми әзер­лә­нә. Күр­гәз­мә­гә пе­си­ләр дә, фе­я­лар да, эльф­лар да ба­ра­чак, - ди әни ке­ше.

Шу­ны да әй­тер­гә ки­рәк, бер өл­ге­гә са­лып ки­сеп, бер үк ту­кы­ма­дан бер үк ке­ше тек­сә дә, уен­чык­лар һәр­ва­кыт төр­ле бу­ла. Ба­шың­да­гы уй­лар да, кә­еф тә ча­гы­ла эш нә­ти­җә­сен­дә. Ә ме­нә алар­ның һич­шик­сез ба­рып чы­га­ча­гы­на ыша­ныр­га ки­рәк - уен­чык­лар­га дө­рес бәя би­рү­че өч яшь­лек Се­ва әле­гә ка­дәр зар­лан­мый, ди.

Рә­ди­фә Ног­ма­но­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

На­талья һәм Ан­ге­ли­на Анд­ре­е­ва­лар­дан уен­чык те­гү бу­ен­ча мас­тер-класс

Уен­чык те­гү әл­лә ни күп көч со­ра­мый. Ки­рәк­ле ко­рал һәм ма­те­ри­ал­лар­ны ал­дан әзер­ләп куй­саң, күп ди­гән­дә ике сә­гать ва­кыт җи­тә­чәк. Баш­лый­быз­мы?

Мо­ның өчен кү­ңе­ле­ңә ят­кан уен­чык өл­ге­се та­ба­сы, ма­мык ту­кы­ма, кай­чы, энә-җеп, май­лы буя­у­лар, син­те­тик ма­мык ки­рәк.

1. Ту­кы­ма­ны өл­ге яр­дә­мен­дә ки­сә­сең.

2. Ки­леп чык­кан ки­сәк­ләр­не ма­мык ту­ты­рыр­га ара кал­ды­рып ки­ре ягын­нан те­геп чы­га­сың.

3. Уң ягын әй­лән­де­реп, ки­сәк­ләр­гә ма­мык ту­ты­ра­сың. Аны ти­гез­ләп ту­ты­ру очен Ан­ге­ли­на я ка­ран­даш, я кы­тай та­як­чык­ла­ры кул­ла­на. Ан­на­ры кал­ган ара­ны да ма­тур итеп те­геп ку­я­сың.

4. Ки­леп чык­кан ки­сәк­ләр­не энә-җеп яр­дә­мен­дә то­таш­ты­ра­сың.

5. Буя­у­лар яр­дә­мен­дә йө­зен ясый­сың, тиз­рәк кип­сен өчен кай­нар ду­хов­ка­га ку­еп ал­саң да ярый.

6. Ма­тур ки­ем­нәр "ки­де­реп", җа­ның ни­чек те­ли шу­лай би­зи­сең.

Уен­чык әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса