Кунакка килгән адәм хуҗаны суйган
Яр Чаллының аз гаиләлеләр яши торган бер йортында куркыныч хәл була. Кичә кичке җиделәр тирәсендә үз өендә 48 яшьлек хуҗаның мәетен табып алалар.
Аның гәүдәсендә күпләгән пычак эзләре була.
«Кайнар эз» буенча аның янына кунакка килгән адәм тоткарлана. Аның күптәнге танышын ничек үтергәнен күрүчеләр дә булган. Тоткарланучы әйтүенчә, ул «танышыннан сихерчеләрне куган». Моның «белая горячка»дан булуы ихтимал.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа