Әлмәт таңнары

Кунак кызны үтергән егеткә 10 ел биргәннәр

30 яшьлек егет күптән түгел генә танышкан яшьтәш кызны үзенә кунакка чакырган булган.

Арча егете фатирда кыз белән үпкәләшә һәм аны каты предмет белән буып үтерә. Үтергәннән соң ул кызның гәүдәсен йортның икенче катындагы коридоры почмагына яшерә, ә әйберләрен ташлый, үз киемнәрен дә юып куя һәм гаепсез итеп күрсәтү өчен алиби уйлап таба. Тикшерү вакытында егет гаебен танымый. Әмма судта аның гаебен дәлиллиләр. Хәзер арчалыны 10 ел катгый режимдагы колония көтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: