Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кунак-эшчеләр” белән җирле мөселманнар арасында каршылык юк

Төбәктәге халыкның 41 процентын рус милләте, төгәле христиан дине тарафдарлары тәшкил итә. Шуларның күп дигәндә 40 проценты гына чиркәүгә йөри.

Шәһәр һәм район гыйбадәтханәләренә мөселманнарның 30 проценты сукмак салган. Хатын-кызларның нигездә дини гамәлләрне өйдә башкару гадәтен истә тотсаң, ислам динендәгеләрнең күбрәк икәнен чамаларга була.

Бу хакта һәм гомумән җирлектә ике төп конфессия үсеше турында муниципалитетта узган түгәрәк өстәлдә сүз булды.

Епархия башлыгы владыка Мефодий дини мәгариф мәсьәләсен күтәрде. Гимназия һәм дини училищелар булдыру зарурилыгы турында әйтте

  • Епархия төзелгәнгә ел ярым вакыт узды. Шушы вакыт эчендә яңа гыйбадәтханәләр ачылмады (бүген җирлектә 13 чиркәү бар), быел яңа гыйбадәтханәләр төзү, революциягә кадәр төзелгәннәрен яңарту эшенә керешербез, - диде рухани. Ул шулай ук Ямаш авылында мәктәптә дини белем бирү кертелә башлавы турында әйтте.

Әлмәт мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Фәхреддин исемендәге мәдрәсә ректоры Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җирлектә башлангыч дини белемнең мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә гамәлгә куелуы турында искәртте. Теләге булганнарның соңыннан Риза Фәхреддиннең исемендәге мәдрәсәдә, югары белем алырга теләүчеләрнең исә Россия ислам университетына укырга керү ихтималы булуын әйтте.Аның сүзләренчә, бу мөмкинлектән файланырга теләүчеләр саны шактый.

Күп динле, күпмилләтле Әлмәттә эшче мигрантлар саны арта. Алар һәм җирле мөселманнар арасында багланышларга да тукталдылар. Фәһим хәзрәт сүзләренчә, "кунак эшчеләр" белән җирлек мөселманнары арасында каршылык юк.

  • Әлмәткә нигездә үзбәкләр һәм таҗиклар килә. Ә алар безнең кебек үк Абу Ханифә мәзһәбе буенча гамәл кыла. Шуңа күрә бездә каршылыклар булган юк. Ләкин бу сорау ачык кала. Мәчет-мәхәлләләрдә имамнар мөселманнар белән аралашып, кемнең ничек яшәвен, нинди юнәлештә баруын күзәтеп тора, - дип аңлатты.

Әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдереп, шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров "каршылык дини кысаларга түгел, ә бәлки башка менталитет, кыйммәтләр төрлелеге белән бәйле булырга мөмкин",- дип ассызыклады. .

  • Дин бик тә нәзакәтле юнәлеш. Шуңа күрә без ислам һәм православие динен тотучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү кебек мәсьәләләргә җаваплы карыйбыз, - диде район башлыгы. - Бүгенге көндә Әлмәт районында һәм шәһәрендә рәсми теркәлгән 50 дини оешма бар. Аларның 32 се мөселман, 12 се православие динендәге, 6 сы башка дини хәрәкәтләр белән бәйле. Җирле хакимият илдә традицион саналган конфессияләргә дини бәйрәмнәр оештырырга даими ярдәм итә. Башка проблемаларын хәл итәргә дә булышырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250