Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кунак булсаң – тыйнак бул

Республикада "Экстремизмга - юк!" айлыгы дәвам итә. Әлеге акция кысаларында Әлмәт районы авыл җирлекләрендә, шәһәрнең төрле аудиторияләрендә террорчылыкка каршы профилактикага багышланган чаралар уздырыла.

Авыл җирлекләрендә ул хокук саклау органнары һәм дин әһелләре катнашында мәдәни-массакүләм вакыйга буларак оештырылса, шәһәрдә яшьләрнең кызыксынуларын исәпкә алып сәнгать-күңел ачу формасында уза. Сәләтле үсмерләр, студентлар арасында ТОСМС-2 биләмәсендә узган граффити фестивале шуларның берсе.
Экстремизм турында сүз барганда хәзер күбрәк диндәге чиктән тыш карашлар турында фикер йөртәләр. Белгечләр исә экстремизм үтеп керүгә законсыз миграция дә сәбәпче дигән фикердә. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов та әлеге темага багышланган очрашуларның берсендә шуны искәртте. Ул нәкъ менә Әлмәттә гомер итүче диаспоралар вәкилләре катнашында узды. Бүгенге көндә районда 5 диаспора: әзербәйҗан, таҗик, үзбәк-кыргыз, грузин һәм әрмән җәмгыятьләре эшли.
Яшьләр үзәге залына җыелган чит ил вәкилләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары "закон буенча яшәүчеләр" буларак бәяләде. Рәсми теркәлгән мигрантлар саны Әлмәт җирлегендә 4524 тән артмый. Ә чынлыкта исә бу күрсәткеч берничә тапкырга күбрәк. Аларның "кунак" булып килгән илдә закон кушканча яшәве-эшләве мәшгульлек дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр гастарбайтерлар эш бирүчеләрдә кызыксыну уятмый икән, чарасызлык мигрантларны агрессив гамәлләргә этәрә. Эчке канәгатьсезлек тышка төрле формада чыгарга мөмкин. Иң беренче чиратта, криминал. Моның шулай икәнлеген теркәлгән җинаятьләр исемлегендә ерак һәм якын чит илләрдән килгән гражданнар катнашындагыларының шактый булуы дәлилли. Очрашуда бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт бүлеге җитәкчесенең җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары, полиция подполковнигы Салават Галимов искәртте. Чыгышында ул төбәк кануннарына, халкына, аларның традицияләренә ихтирам булырга тиешлеген дә ассызыклады.
Читтән килгәннәрнең үзләрен "чиктән тыш иркен тотуы", тәртипсезлеге җирле халыкны каршы куярга мөмкин. Мөмкин генә түгел, моңа мисаллар да бар. Интернет челтәрендә таралган якын чит илдән килгән гражданнарга каршы чыгарга өндәгән бер экстремистик чакыру авторы якташыбыз иде, дип билгеләп үтте тикшерү комитеты һәм федераль иминлек хезмәте вәкилләре.
"Үзебезнекеләргә эш юк, бөтен җирдә читтән килгәннәр" дигән сүз чыккан очрашуларның берсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков: "Кунак эшчеләр булмаса, кем эшләр? Булган акчаны үзләштерә алмыйбыз, эшләргә теләүче юк", - дигән иде. Читтән килүчеләр бар, күп һәм булачак. Моңа федераль кануннарның лояльлеге сәбәпче.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250