Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулларында ут уйнады

Төзүчеләр арасындагы һөнәри бәйгегә узган шимә көнне электр белән эретеп ябыштыручылар нокта куйды. 21 июльдә алар "ЦПК-Татнефть" НОУ укыту остаханәләрендә кулларында ут уйнатты.

Биредә гомумшәһәр бәйгесе белән беррәттән "Главнефтегазстройсервис" УК" ҖЧҖ буенча да ярышлар үтте. Быел бәйгедә катнашучылар саны узган елга караганда күбрәк иде: 11 предприятиедән 14 эретеп ябыштыручы осталыкларын сынарга килгән. 11 предприятиенең дүртесе Әлмәттә эшчәнлек җәелдерүчеләр. Болар - "АРСУ", "Нефтегаз", "СМП-Нефтегаз", "Татнефтедор" ҖЧҖнең автоюллар идарәсе.

Һәр елдагыча, бәйге бәйрәмчә рухта башланды. Эретеп ябыштыручылар теркәлгән арада музыка уйнап торды, аннан соң тантаналы тезелү, җитәкчеләр, жюри әгъзалары тарафыннан уңышлар юллау булды. Эретеп ябыштыручыларга изге теләкләрен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та җиткерде. Ул үзенең чыгышында предприятиеләрнең эретеп ябыштыручыларга кытлык кичерүен асссызыклады, һәркемне якынлашып килүче Төзүчеләр көне белән тәбрик итте. Бәйге башланганчы ук һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшыру егетләрне тагын да канатландырып җибәрде. Шулай ук эретеп ябыштыручыларны махсус әзерләү үзәге җитәкчесе Илгизәр Хөснетдиновка да бүләк бирелде.. Ул эшче кадрлар әзерләүгә бүген ил күләмендә дә игътибар бирелүен, шулай ук төп эшче һөнәрләре, шул исәптән эретеп ябыштыручылар арасында бәйге уздырылачагын хәбәр итте. 89 төбәк арасына татарстанлылар да кертелгән. Республиканың данын якларга бер эретеп ябыштыручы барачак. Аның Әлмәтнең алтын куллы остасы булуы дабик ихтимал.

Менә шундый күңелле хәбәрләр һәм мизгелләр белән башланды эретеп ябыштыручылар бәйгесе. Җаваплы һөнәр ияләре икегә бүленде. Аларның яртысы теория буенча белемнәрен сынаганда, икенчеләре практик эшне башкарды. Һәркемгә дә тигез шартлар тудырылган. 20 сорауга җавапларны компьютер аша бирергә кирәк булса, эретеп ябыштыруга электродлар үзәкләштерелгән тәртиптә таратылды. Практик өлештә торбаның ике катушкасын ябыштыру бурычы куелган иде. Әлеге таләп белән беррәттән башка бәйгеләрдәге кебек үк эш урынын әзерләүгә һәм техника куркынычсызлыгын саклауга, күпме вакытта эретеп ябыштыруга һәм аның сыйфатына һәм башкаларга да баллар куелды.

Комиссия киңәшләшкән, нәтиҗә чыгарган арада концерт номерлары күрсәтелде. Җиңүчеләрнең исемнәрен һәркем дулкынланып көтте: иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы булып быел кем танылыр?. Менә ул мизгелләр дә җитте. "Нефтегаз" ҖЧҖдан Евгений Владимиров 96,44 балл җыеп, беренче урынга чыкты. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу Евгенийның мондый бәйгедә дүртенче ел рәттән җиңүе. "АРСУ" ҖЧҖ эретеп ябыштыручысы Алексей Архипов (96,16 балл) икенче урынны алды. Ул да узган ел призлы икенче урынны яулаган иде. Өченче урын да "Нефтегаз" ҖЧҖ эретеп ябыштыручысында. Алексей Журавлев 89,9 балл җыйган. Күргәнебезчә, иң оста куллы эретеп ябыштыручылар Әлмәттә икән.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250