Әлмәт таңнары

Кулак кызы бәхетне Әлмәттә тапкан

Әл­мәт­тә яшәү­че Хә­ти­бә Мос­та­фи­на 90 яшь­лек олуг бәй­рә­мен кар­шы­ла­ды. Юби­ляр­ны ту­ган кө­не бе­лән ра­йон җи­тәк­че­ле­ге дә кот­ла­ды.

Га­дәт­тә, йор­ты ху­җа­сы ту­рын­да күп нәр­сә­не сөй­ли. Хә­ти­бә апа­ның өе нур­лы. Якын­на­ры, ба­ла­ла­ры, тор­мыш ип­тә­ше һәм үзе­нең йө­зен­нән як­ты­лык бөр­ке­лә. Кү­ре­неп то­ра, бу га­и­лә­дә бер-бер­лә­рен яра­та­лар, хөр­мәт итә­ләр. Алар­ның үза­ра ки­ле­шеп, гар­мо­ни­я­дә яшәү­лә­ре бе­рен­че ка­раш­тан ук күз­гә таш­ла­на.

Хә­ти­бә Мө­гал­лим кы­зы 1924 ел­ның ма­тур җәй кө­нен­дә гү­зәл Баш­кортс­тан­ның Бай­гу­җа авы­лын­да һө­нәр­че Га­лим Ни­за­мет­ди­нов га­и­лә­сен­дә туа. Алар­ның га­и­лә­се иш­ле бу­ла, жи­де бер­ту­ган кеч­ке­нә­дән үк хез­мәт сө­еп, эш рә­тен бе­леп үсә.

- Әти-әни­ем гап-га­ди авыл ке­ше­лә­ре иде, иген чәч­те, ти­мер эше бе­лән шө­гыль­лән­де. Абый­ла­рым­ның ти­мер­дән тас, ком­ган, ма­тур итеп бу­яп чи­ләк­ләр ясау­ла­ры ис­тә кал­ган. Ә бер абы­ем­ны әт­кәй көз­ге ясау сер­лә­ре­нә өй­рәт­те. Ул ва­кыт­та көз­ге­ләр хә­зер­ге ке­бек ки­бет­ләр­дә юк иде, шу­ңа кия­ү­гә чы­гу­чы кыз­лар алар­ны ае­ру­ча яра­тып са­тып ал­ды.

Үз кө­че, ты­рыш­лы­гы бе­лән зур йорт җит­ке­реп кер­гән га­и­лә ху­җа­сы­ның бу га­мәл­лә­ре кай­бер авыл­даш­ла­ры­на бик оша­мый. Нә­ти­җә­се озак көт­тер­ми, га­и­лә­не ку­лак­лык­та га­еп­ләп, Ке­ме­ро­во өл­кә­се­нә сөр­ген­гә оза­та­лар. Бу ва­кыт­та кеч­ке­нә Хә­ти­бә­гә 7 яшь ке­нә бу­ла. Өл­кән яшь­тә­ге әти-әни­лә­ре озак­ла­мый шун­да­гы җир­ле хас­та­ха­нә­дә бер-бер арт­лы ва­фат бу­ла. Ә Хә­ти­бә өл­кән абый­сы бе­лән ба­ла­лар йор­ты­на оза­ты­ла. Үсеп буй җит­кән яшь­ләр үз юл­ла­рын үз­лә­ре яра: абый­сы Уфа­га ки­теп бе­лем ала, кыз исә фельд­шер-аку­шер­лар мәк­тә­бен тә­мам­лый. Соң­рак абый­сы яр­дә­ме бе­лән ул ме­ди­ци­на инс­ти­ту­ты­на укыр­га ке­рә, әм­ма бер ел­дан соң, сә­ла­мәт­ле­ге как­шау сә­бәп­ле, Хә­ти­бә уку­ын таш­лар­га мәҗ­бүр бу­ла...

Су­гыш ел­ла­рын­да кыз Баш­кортс­тан­ның Сар­ман авы­лын­да­гы ба­ла­лар йор­тын­да фельд­шер бу­лып эш­ли. Би­ре­дә бу­ла­чак тор­мыш ип­тә­ше Хә­е­ре­лә­нәм­не оч­ра­та, ма­тур га­и­лә туа. Мос­та­фин­нар 3 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Бы­ел алар­ның иң­не-иң­гә ку­еп яшәү­лә­ре­нә 67 ел тул­ган.

Әл­мәт­кә га­и­лә 50 нче ел­лар­да ки­леп төп­лә­нә. Хә­ти­бә ба­ла ту­ды­ру йор­ты­на эш­кә ур­на­ша һәм 1967 ел­га ка­дәр үз хез­мә­тен яра­тып, ла­ек­лы баш­ка­ра.

- Тор­мыш ип­тә­шем, ту­ган­на­рым бе­лән бә­хет­ле мин. Кай­на­нам бе­лән 22 ел бер­гә яшә­дек. Бик акыл­лы, ол­пат ке­ше, абыс­тай иде. Ты­ныч, ма­тур го­мер ит­тек, Хә­е­ре­лә­нәм юк-бар­га бор­чы­ма­ды, бәл­ки шу­ңа го­ме­рем озын бул­ган­дыр, - дип озак яшәү се­ре бе­лән ур­так­лаш­ты юби­ляр.

Сүз­гә кы­зы Ве­не­ра Ша­ки­ро­ва да ку­шыл­ды:

- Без­нең әт­кәй сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­ра. Ан­на­ры алар ре­жим бе­лән яши. Ән­кәй үзен үзе ка­рый, өй­дә­ге бар­лык ха­тын-кыз эшен баш­ка­ра. Пар­лап көн дә урам­га йө­рер­гә чы­гар­га да ва­кыт та­ба­лар. Шу­ны­сы кыз­га­ныч, без­нең шә­һәр соң­гы ел­лар­да үсеп, Ев­ро­па шә­һәр­лә­ре­нә ох­шый баш­ла­са да, мон­да әле өл­кән­нәр ялы өчен урын­нар юк. Шу­ңа кү­рә дә өл­кән­нәр үз­лә­ре яшә­гән йорт­лар­ның ише­гал­ла­рын­да гы­на йө­рер­гә мәҗ­бүр, - дип бор­чы­лу­ын да бел­дер­де ул.

Хә­ти­бә әби ту­ып-үс­кән җи­рен са­гы­нып яши. На­сыйп бул­гач, Бай­гу­җа­га кай­тып, үз­лә­ре­нең ту­ган йор­тын да кү­реп кил­гән ул. Алар­ның йор­тын­да хә­зер­ге көн­дә авыл ки­тап­ха­нә­се ур­наш­кан икән. Та­гын бер сө­е­неч­ле хә­бә­рен җит­кер­де юби­ляр: бер­ту­га­ны­ның кы­зы ты­рыш­лы­гы бе­лән ерак әби-ба­ба­ла­ры­ның ка­бе­рен эз­ләп тап­кан алар. Га­и­лә­нең те­лә­ге - хә­зер шун­да ба­рып, зы­я­рәт кы­лып кай­ту.

Баш­кортс­тан­да дөнь­я­га ки­леп, Та­тарс­тан­да яшәү­че, кеч­ке­нә­дән үк тор­мыш­ның ачы­сын күп та­ты­ган Хә­ти­бә әби яз­мы­шы­на рәх­мәт­ле. Янә­шә­сен­дә­ге тор­мыш юл­да­шы, ярат­кан ба­ла­ла­ры, онык­ла­ры, онык­чык­ла­ры аңа яшәү дәр­те, ру­хи көч би­рә.

Ро­за Сәх­бет­ди­но­ва

Ав­тор фо­то­сы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: