Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кубок – Кичү авылында

Районның авыл җирлекләре ГТО нормативлары тапшыруда ярышты.

Шимбә көнне Түбән Мактаманың «Девон» спорт комплексында беренче тапкыр авыл командалары арасында ГТО дисциплиналары буенча ярышлар булып узды. Чара ГТОның кышкы фестивале кысаларында оештырылды. Анда 8 катнашучыдан торган 13 команда көч сынашты. 5 юнәлеш буенча нормативлар тапшырганнан соң, җиңүче командалар игълан ителде. Беренче урынны Кичү яулады. Кичүчат командасы икенче урынга, Рус Акташы өченче урынга ия булды. Шулай ук аерым дисциплиналарда яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр дә дипломнар белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса