Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кубок өченче ел рәттән – "Елховнефть"тә

Узган шимбә көнне "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчәсе булган "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе полигоны кабат үз эшенең осталарын җыйды. Компаниянең яшь хезмәткәрләре арасындагы һөнәри осталык бәйгесе быел 42 нче тапкыр үткәрелде.

Бәйге тарихында беренче тапкыр буларак, бу юлы аның барышы "Луч" телекомпаниясенең турыдан-туры эфирында һәм Интранет эчке корпоратив челтәр аша күрсәтелде. Бу ярышларны республиканың көньяк-көнчыгышы төбәгендә яшәүчеләргә дә карарга мөмкинлек тудырды.

Полигон Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Нефтьчеләр чараларны оста оештыра белә шул, һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты, үз тәртибе. Гаиләләре белән килүчеләрнең күплеге дә игътибарны җәлеп итте. Бу аңлашыла да, кемдер гаилә әгъзасы, туганы, икенчеләре хезмәттәшләре, коллективлары өчен җан атарга килгән. Бәйгедә "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов, предприятиеләр җитәкчеләре, ветераннар һәм башкалар катнашты. Бәйгегә җыелучыларны "Татнефть" ААҖ генераль директорының производство буенча урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов сәламләде. Ул компаниядә байтак кына искиткеч традицияләр булдырылуын, яшь эшчеләр һәм белгечләр арасындагы һөнәри бәйгенең алар арасында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Һөнәри бәйге үз тарихында нефтьчеләр тормышында мактаулы урын яулаган һәм предприятие коллективларында мөһим чарага әверелгән. "Полигонга иң яхшыларның да яхшылары җыелды. Бу ярышларда җиңү җиңел түгел, әмма мактаулы. Сез биредә үзгегезнең осталыкны гына күрсәтеп калмыйсыз, сезнең җилкәдә коллектив та", - диде Наил Габделбарович конкурсантларга уңышларын юллап.

Яшьләр дә остазларыннан калышмый. Бүген компаниядә 30 меңнән артык яшь эшче һәм белгеч хезмәт куя. "Татнефть" ААҖ яшьләр комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ринат Мамин алар исеменнән чыгыш ясап, һәрбер эш участогында компанияне уңышлырак, нәтиҗәлерәк итәргә тырышуларын, яшьләрнең югары бурычларны тормышка ашырырга йөз тотуын ассызыклады. Аның белән килешми мөмкин түгел, чынлап та, "Татнефть"тә яшьләр сәясәте юкка гына эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешеннән исәпләнми. Һәр предприятиедә яшьләр оешма оештырылу, алар катнашында төрле чаралар уздырылу, яшь хезмәткәрләргә ярдәм, социаль гарантияләр - боларның барысы да иртәгәсе көнгә ышаныч булдыруда зур роль уйный. "Без ышанычны акларга тырышабыз", - дип Ринат Мамин ярдәмнәре, һөнәри бәйгене оештырудагы һәм уздырудагы булышлыклары өчен компания, профсоюз комитеты, предприятиеләр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Бәйгегә старт бирелер алдыннан күркәм гадәт буенча башта "Татнефть"нең 2011 елда иң яхшы икътисади һәм финанс нәтиҗәләргә, производство, инвестиция программаларын үтәүдә һәм башка эшчәнлектә уңышларга ирешкән предприятиеләре бүләкләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә "Елховнефть", "Әлмәтнефть", "Ямашнефть" нефть-газ чыгару идарәләре, "Бораулау", "Татбуррастворы", "Татнефть-ӘлмәтРемСервис", "Татнефть-ЛениногорскРемСервис, "ТМС групп" УК, "Татнефть-ЭнергоСервис", "Татинтек", "Система-Сервис" УК, "Татспецтранспорт" УК, автотранспорт, "Татнефть-АЗС Үзәк", "Түбән Кама техуглерод" предприятиеләре коллективларына компаниянең Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук югары күрсәткечләргә ирешкән башка предприятиеләр дә атап узылды. Мәгълүм булганча, "Татнефть" һәр елны структур бүлекчәләренең ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары арасында да смотр игълан итә. 2012 елдагы смотр нәтиҗәләре буенча иң яхшылар дип үзләренең төркемендә "Лениногорскнефть"кә караган "Ландыш" һәм "Солнечный" ("Елховнефть") лагерьлары табылган. Спорт-сәламәтләндерү эше яхшы куелганы өчен "Сосновка" лагере да ("ТНГ групп") бүләкләнде. Территорияне эстетик бизәүгә һәм төзекләндерүгә зур игътибар биргән "Иволга" ("Баулынефть"), балаларның иҗади сәләтен үстерү буенча эшне югарылыкта алып барган "Космос" ("Прикамнефть") шулай ук бүләкләргә лаек булды.

Тантанада XXV спартакиадага да йомгак ясалды. Үзләренең төркемнәрендә I дәрәҗәдәге дипломнар һәм кубокларга "Әлмәтнефть" идарәсе, "Татспецтранспорт", "Татнефть-АЗС Үзәк" җәмгыятьләре ия булды.

Корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары да игътибардан читтә калмады Алар арасында уздырылган бәйгедә җиңүчеләргә шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Алдан ук һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга саллы бүләкләр - сыек кристаллы телевизор, ноутбук, смартфоннар каралуы, компаниянең генераль директоры карары белән бәйгедә катнашучы һәркемгә 5 әр мең сум биреләчәге хәбәр ителү конкурсантларны тагын да канатландырып җибәргәндер, мөгаен.

Шушындый күңелле хәбәрләр белән бәйгедә катнашучылар үзләре өчен билгеләнгән мәйданчыкларга таралышты. Шунысына да игътибарны юнәлтәсе килә, быел беренче тапкыр нефть промыселы геологлары, нефть һәм газ әзерләү буенча инженер-технологлар, энергетиклар, икътисадчылар, ягулыкны янга калдыру буенча шоферлар арасында да "2012 елның иң яхшы белгече" исеменә ярышлар оештырылды. Аларда югары производство нәтиҗәләренә ирешкән һәм агымдагы елда хезмәтне саклау һәм эш дисциплинасы кагыйдәләрен бозуга юл куймаган 33 яшькә кадәрге яшь белгечләр катнашты. Инженер-технологлар, энергетиклар, икътисадчылар Әлмәт дәүләт нефть институтында осталыкларын сынашты. Бәйге теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Практик өлештә һәркем үз һөнәре юнәлешендә килеп туарга мөмкин булган ситуацияле мәсьәләне чиште. Мәсәлән, нефтепромсел геологларына каротаж диаграммасында нефтьле катламны билгеләп, аларны сынау тәртибен тәкъдим итәргә һәм үзеңнең карарыңны нигезләп аңлатырга, участокны эшкәртү картасыннан һәм АРМИТС программа комплексыннан файдаланып, скважинаны рентабельле булмаган фондтан чыгару ысулын күрсәтергә кирәк иде. Теория сорауларының һәрберсенә контроль вакыт итеп бер минут билгеләнгән. Ә менә энергетикларга сорауларга җавап бирү өчен 30 ар секунд каралган. "Лениногорскнефть" һәм "Нурлатнефть" идарәләренең инженер-энергетиклары Алик Нуретдинов һәм Андрей Екамасов бәйгедән канәгать калуларын, аның үзеңнең сәләтеңне күрсәтергә, башкалар белән аралашырга мөмкинлек бирүен әйтеп, инженер белгечлекләре арасында да мондый ярыш оештырылуга бик шат булуларын, киләсе елда да анда катнашырга теләүләрен җиткерделәр. Практик биремнәр белән эш барышында бик еш очрашырга туры килүе дә искәртелде.

"Экономияле шофер" номинациясендә җиңүче кимендә 15 километр озынлыгындагы автоюл участогы буйлап барганда тотылган ягулык күләменә карап билгеләнде. Кыскасы, ягулык күпме азрак сарыф ителсә, шуның кадәр яхшы. Бәйгенең максаты да хезмәткәрләрне ягулык ресурсларыннан сакчыл һәм экономияле файдалануга кызыксындырудан гыйбарәт иде. Әлбәттә инде, юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең төгәл үтәлүе дә игътибарга алынды.

Бу вакытта полигонда да бәйге кызганнан-кыза барды. Һәр мәйданчык янында киеренкелек сизелә, беркемнең дә сынатасы килми. Бораулаучыларның, нефть-газ табучыларның, скважиналарга капиталь һәм җир асты ремонт үткәрүчеләрнең, электрикларның һәм башкаларның кулы кулга йокмый. Авыр-авыр эш кораллары, әйтерсең лә, мамык - кулда очып кына йөри. Хезмәтләрен башкару өчен никадәр көч, төгәллек, игътибарлылык, җитезлек таләп ителә икән нефтьчеләрдән. Компаниянең генераль директоры һәрбер мәйданчыкта булып, бәйге барышы белән үзе танышып йөрде. "Татнефть-РемСервис" турыдан-туры эфирда "Әлмәтнефть" идарәсенең скважиналарының берсендә катламнарны гидроаеру процессын күрсәтте.

Нефтьчеләр арасында чынлап та оста, алтын куллар күп икән. Моңа аларның кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәне карагач, тагын бер кат инанасың. Нәрсә генә юк биредә: буяп, чигеп, бисердан эшләнгән картиналар дисеңме, чиккән, бәйләгән, теккән әйберләр, кулдан ясалган курчаклар, агачтан скульптура .... санап бетергесез . Хәтта фрегат, тегермәнгә кадәр бар. "ТАНЕКО" җәмгыятенең чатыры янында да кешеләр күп булды. "Шифалы" санаторий-профилакториенда маркетинг буенча әйдәп баручы белгеч булып эшләүче Ләйсән Тепаева ясаган кеше буендагы курчаклар - чәкчәк тоткан татар кызы һәм су буеннан кайтучы яшь килен янында тукталмаган кеше сирәк булгандыр. Махсус комиссия кул эшләренә дә бәя бирде.

Нефть тармагында хезмәт куючылардан төзелгән концертның да һәркемнең күңеленә хуш килүен әйтеп узарга кирәк. Балалары белән килгән гаиләләргә дә күңелсезләнергә туры килмәде - теләгәннәр спорт уеннарында катнашты, концерт карады, тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге сый-нигъмәттән авыз итте.

Менә дулкынландыргыч мизгелләр дә якынлашты. Һәркем һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре аталуын көтте. Нефть һәм газ чыгаручылар арасында беренчелекне "Әлмәтнефть" идарәсенең Ирек Сабиров звеносы яулады. Алар узган ел өченче урынны алган булган. Катлам басымын саклау буенча җиңүче булып шулай ук "Әлмәтнефть" идарәсеннән Илнур Фазлыев звеносы танылды. Нефть әзерләүчеләр арасында "Елховнефть" идарәсенең Рамил Закиров звеносы, бораулаучылар арасында Азнакай бораулай эшләре предприятиесеннән Васил Шартдинов вахтасы, скважиналарга капиталь ремонт ясаучылардан "Татнефть-ӘлмәтРемСервис" ҖЧҖнең Вячеслав Мордвинов вахтасы, скважиналарга җир асты ремонты ясауда "Әлмәтнефть"нең Айдар Садриев вахтасы беренче урынга чыкты. Геннадий Терентьев ("ТМС групп" УК ҖЧҖ) КИП А слесарьлары, Ильсур Нигъмәтуллин ("Татнефть-Энергосервис" УК ҖЧҖнең Җәлил энергоцехы) һава линияләрен ремонтлау һәм монтажлау буенча электр монтерлары, Рөстәм Нәбиуллин ("ТМС групп" УК ҖЧҖ) электр җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча электр монтерлары, Альберт Рәхмәтуллин ("Татнефть-Энергосервис" УК ҖЧҖнең Әлмәт участогы) электр җиһазларын көйләү буенча электр монтерлары, Алексей Сосенков ("Елховнефть" идарәсе) электр белән эретеп ябыштыручылар, Владимир Яшин ("ТМС групп" УК ҖЧҖ) токарьлар, Илдар Мифтахов ("Татнефть-ТрансСервисСөләй" ҖЧҖ) шоферлар арасында җиңү яуладылар. Яңа номинацияләргә килгәндә, җиңү нефть промыселы геологлары арасында Максим Швыденкога ("Әлмәтнефть"), нефть-газ чыгару блогы икътисадчылары арасында Екатерина Фроловага ("Җәлилнефть"), энергетиклар арасында Марат Гыйбадуллинга ("Елховнефть"), газ һәм нефть әзерләү буенча инженер-технологлар арасында Ринат Миргалиевкә ("Ямашнефть"), ягулыкны янга калдыру буенча шоферлар арасында Әскәр Әбләзовкә (Җәлил УТТ) елмайды. "Иң яхшы финансист" биржа сәүдәсе бәйгесендә "Әлмәтнефть" идарәсе командасы җиңеп чыкты. Команда беренчелегендә икенче урын "Әлмәтнефть", өченче урын "Ямашнефть" идарәсенә бирелде. Күчмә кубок өченче ел рәттән "Елховнефть" идарәсенә тапшырылды. Чираттагы җиңүләре белән 50 еллык юбилейларына менә дигән бүләк ясады елховлылар.

Шәфәгать Тәхаветдинов җиңүчеләрне тәбрик итеп, һөнәри бәйгенең күптәннән инде компаниянең горурлык һәм соклану тудыра торган байлыгы булуын, бүген дә анда җиңелүчеләр юк дип уйлавын, әлеге ярышларның нефтьче һөнәренең абруен, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә ярдәм итүен билгеләп үтте һәм һәркемне якынлашып килүче нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

Ирина Апачаева

Н.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X