Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җәяүлеләрне һәм велосипедчыларны тикшерделәр

30 июнь көнне Әлмәттә “Җәяүле, игътибарлы бул!” профилактик акциясе узды.

Бу юлы акция оештыручылары җәяүлеләрнең һәм велосипедчыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде.

Яшь инспекторлар акция катнашучыларына барабаннан сорау тартып чыгарып, аңа җавап бирергә тәкъдим итте. Дөрес җавап бирүчеләргә бүләккә яктылыкны кире кайтаручы элементлар бирелде.

Шулай ук инспекторлар аларга юл аша бары тик билгеләнгән урыннардан гына чыгуга һәм үзләре белән яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүгә өндәде.

 Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса