Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршеләрдә – Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында гадәттән тыш хәл режимы

17 август көнне чыккан давыл Тукай һәм Яңа Чишмә районнары халкына 610 миллион сумлык зыян салган.

Тукай районында "Челны-бройлер" комплексының ярты өлеше җимерелү сәбәпле, 500 меңгә якын тавык үлгән. Кайбер агрофирмаларының терлекчелек комплексларына, 8,9 мең гектар мәйданда бөртекле культура уңышына да зыян килгән. Яңа Чишмә районында 699 гектар мәйдандагы уңыш юкка чыккан, 13 авыл хуҗалыгы объекты зыян күргән. Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бу районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса