Күршеләр моношәһәр исемлегенә кертелгән
Илнең моношәһәрләр исемлеге категорияләр буенча төзелгән. Категориягә бүлгәндә аларның социаль-икътисади торышлары күздә тотылган.
Мисал өчен, 1 нче категориягә авыр торышлылар, 2 нчесенә социаль-икътисад торышлары начарланырга мөмкин булганнар, өченчесенә тотрыклылар кертелгән. I категориядәге 94 моношәһәр арасына Яр Чаллы һәм Яшел Үзән дә бар. Алабуга, Менделеевск, Чистай, Кама Аланы икенче категориялеләр, ә Түбән Кама өченчеләр исемлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа