Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршебез Башкортстанда коточкыч авария булган

Башкортстанда Озерное- Кусимовский юлы участогында өч кешенең гомере өзелгән.

"Mazda" руле артына утырган хатын-кыз каршы як полосага чыга һәм "Газель" автомашинасы белән бәрелешә. Каты бәрелүдән "Газель" әйләнеп каплана, аның шоферы һәм пассажиры авыр имгәнүләр ала. Ә менә "Mazda"да утыручыларның берсе дә исән калмый. Руль артындагы хатын кызның да, аның ике - 11 һәм 7 яшьлек балаларының да гомере әлеге юл-транспорт һәлакәтендә өзелә. Хатын-кыз тизлекне арттырган һәм машина белән идарә итүен югалткан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса