Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көрәш кискенлеге кирәк

Хәбәр иткәнебезчә, узган атна дәвамында төзелеш предприятиеләрендә хезмәт куючылар арасында һөнәри бәйге барды. 20 июльдә буяучылар да Сосновка авылының Якташ бистәсендә төзелүче йортларның берсендә үз осталыкларын күрсәтте.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быел буяучыларга обой ябыштыруда көч сынашырга туры килмәде. Алар алдына тәрәзә яңакларына перфопочмак урнаштыру бурычы куелды. Бу юлы да бәйгедә аз предприятие катнашты. "АИСК" ҖЧҖ Зилә Мотыйгуллина һәм Гөлүсә Мөсавирова, Ольга Белова һәм Виктория Подопреловадан торган ике звено тәкъдим иткән. "СК Стройкомплект+" җәмгыятеннән Сәетборһан Усманов һәм Махмат Сабиров килгән.

Һәрвакыттагыча, бәйге башланганчы башта һәркемнең таныклыгы, эш кораллары, махсус киемнәре тикшерелде. Әйтергә кирәк, бу яктан барысы да тәртиптә. Бу урында "АИСК"та эшләүчеләрнең барлык бәйгеләрдә дә бер төрле киемнән чыгыш ясавын билгеләп үтәсе килә. Теория өлешендәге сорауларга иң беренче булып әлеге җәмгыять кызлары җавап язды. Комиссия әгъзалары нигездә җавапларның дөреслегенә игътибар итте.

Откосларга перфопочмакны Зилә Мотыйгуллина һәм Гөлүсә Мөсавирова алдан урнаштырып бетерде. Аларның хезмәттәшләре 43 секундка гына калышты. "СК Стройкомплект+" җәмгыяте егетләре дә алга куелган биремне үтәделәр. Комиссия әгъзалары эшкә сыйфатка карап та бәя бирде.

Җиңүчеләр балл нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Барысын бергә кушкач, иң күп балл (18) Зилә Мотыйгуллина һәм Гөлүсә Мөсавированыкы булып чыкты һәм алар шулай итеп иң яхшы буяучылар булып танылды. Ольга Белова һәм Виктория Подопрелова алардан нибары бер баллга калышты. Сәетборһан Усманов һәм Махмат Сабиров 14 балл туплады. Шунысын да искә төшереп узасы килә, "АИСК" буяучылары узган ел да беренче урын алган иделәр. Алар быел да бу югарылыкны саклап кала алды.

Бәйгедә катнашучылар азактан һөнәри бәйгеләрдә күбрәк предприятие катнашсын, призлы урыннар өчен көрәш тагын да кискенрәк барыр иде дигән теләкләрен дә җиткерде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250