Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрмәүче инвалидлар да сайлау материаллары белән таныша алачак

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе күрмәүче инвалидлар өчен мәгълүмати материал булдырды.

Хәзер начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче татарстанлылар кандидатлар, бюллетеньнәрне тутыру тәртибе турында тулы информация ала алачак. Әлеге мәгълүматлар алар өчен уңайлы булган носительләрдә урнаштырылачак. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр күпләп яши торган урыннарда сайлау участоклары махсус тактиль навигация белән җиһазландырылачак. Күрсәткеч такталарда хәрефләр зур итеп, ачык төсләр белән язылачак. Һәр сайлаучы лупа сорап ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса