Халыкка хезмәт итү – иң күркәм сыйфат
Мәдәният көндәлеге.
Татарстан үз тарихына һәрчак үтә сакчыл мөнәсәбәттә булды. Юбилейга әзерләнү һәм бәйрәм итү чараларына әлмәтлеләр 2017 елдан ныклап кереште. Район башлыгы боерыгы белән оештыру комитеты составы, чараларны әзерләү һәм үткәрү планы расланды.
Әлеге план белән янәшә #СчастливыйАльметьевск - #БәхетлеӘлмәт хештегы астында яңа проект старт алды. Халыкның активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар циклына социаль өлкәдән тыш нефтьчеләр һәм төзүчеләр, предприятие һәм оешмалар, гади халык та кушылды.
Чаралар төрле форматта, максатчан аудиториягә йөз тотып үткәрелә. Мәдәният учреждениеләрендә, уку йортларында мәгълүмати стендлар ясалды, фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, тематик бәйге, иҗади конкурслар, викториналар әле дә оештырыла. Мәдәни, иҗтимагый-сәяси, мәгариф, спорт вакыйгалары һәм дөньяга беренче тапкыр аваз салган балаларны, гаилә парларын, 100 яшен тутырган, шулай ук яше йөздән арткан юбилярларны котлауга да зур әһәмият бирелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык чараларда да ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнаштырыла, тематик роликлар күрсәтелә, брендлы продукция таратыла, махсус әзерләнгән «җилкән» флаг конструкциясе кулланыла.
Елдан-ел уздырылган чараларның саны да, сыйфаты да арта бара. Соңгы елларда мәдәни-күңел ачу, тәрбияви һәм спорт чаралары шәһәрнең һәр урамын диярлек иңләп алды. 2016 елда нефтьчеләр тарафыннан булдырылган «Шәһәрнең мәдәни мохите» иҗади проекты кысаларында Президент программалары ярдәмендә төзелгән һәм төзекләндерелгән парклар, скверлар, урамнар җәй һәм кыш айларында гөрләп тора. Узган елдан башлап әлеге проект авылларда да уздырыла башлады. 4 ел эчендә 338487 кеше 1261 чара тамаша кылган, анда 22331 иҗат кешесе катнашкан.
Нигезенә туган як легендалары салынган «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасында әлмәтлеләр үзләре дә катнашырга өлгерде. Татар халкының меңьеллык тарихын һәм мәдәниятен хәзерге заман сәнгать теле белән сөйләүче, риваятьләргә нигезләнгән уникаль мураллар шәһәребезне ачык һавадагы чын музейга әйләндерде. Шәһәр үзәгендәге велосипедта баручы шагыйрь Габдулла Тукай скульптурасы да паблик-арт программасының бер өлеше булып тора. Күренекле язучы Антон Чехов һәм «Каракүз» скульптуралары да нефтьчеләр башкаласы өчен зур ачыш.
35 ел элек старт алган үзешчән сәнгать коллективларының отчет концертлары нигезендә «Урам бәйрәмнәре», «Милли мәдәният көннәре» кебек авыл бәйрәмнәре, «Тирән тамырлар» кебек фольклор коллективлар фестивале барлыкка килде.
Тәрбияләп үстергән яшьләребез, махсус югары уку йортларын тәмәмлап, туган якларына кайта. «Әлмәтем» һәм «Мириданс» бию ансамбльләре бүген шәһәребезне дөньякүләм таныта. «Әлмәтем» халык бию ансамбле - «WORLD FOLK VISION» милли мәдәният һәм сәнгать фестиваль-бәйгесенең Россия милли этабында I дәрәҗә лауреаты, «Весенние выкрутасы» Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленең I дәрәҗә лауреаты булса, «Мириданс» халык биюләре ансамбле узган ел - «Folk of dance» Бөтендөнья телевизион бәйгесендә I дәрәҗә лауреат дип табылды.
Республика оешуга 100 ел тулуга әзерлек барган көннәрдә мәдәният һәм сәнгать дөньясында байтак кына юбилейлар да узды: дөньякүләм танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең 160 еллыгына багышланган 16 чарада 1390 кеше катнашты; фронтовик язучы Рафаил Төхвәтуллинның 95 еллыгы уңаеннан аның исемендәге балалар китапханәсендә язучының музей бүлмәсе ачылды; Ф. Яруллин исемендәге музыка көллиятенең 55 яшьлек юбилее, татар дәүләт драма театрының 75 еллыгы уңаеннан зур тантана узды. Ә быел исә Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенә - 65 ел.
Елның беренче өч ае дәвамында иң уңышлы проектларыбызның берсе - легендар композиторыбыз Рәис Нәгыймов исемендәге 1 нче музыка мәктәбе тарафыннан игълан ителгән «Урсал тауда» Бөтенроссия бәйгесе узды. Ул ел саен милли әсәрләр башкаручы яшь талантларны җыя. Беренче тапкыр әлеге бәйгедә 70 кеше катнашса, быел аларның саны 624 кә җитте.
Февраль аенда шәһәр мәйданчыкларында һәм районның 46 клубында нефтьчеләребез ярдәме белән уза торган «Шәһәрнең һәм районның мәдәни мохите» проекты кысаларында «Алга, Татарстан!» дип исемләнгән чаралар оештырылды. Гореф-гадәтләр, милли уеннар һәм җырлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар – проектның төп темалары.
Март аенда Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә милли мәдәниятләр муниципаль фестивале узды. 250 дән артык катнашучы район җирлегендә яшәүче халыкларның үзләренә генә хас булган иҗади үзгәлек, уникаль традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән аерылып торган этник программаларын әзерләде. Фестиваль кысаларында милли ризыклардан күргәзмә һәм халык гамәли иҗат эшләнмәләре тәкъдим ителде.
«Татнефть» компаниясе ярдәме белән уздырылган «Әлмәт кышкы сезоннары» фестиваль уеннарында беренчелекне алып, Бишмунча авылы мәдәният йортының «Умырзая» вокаль һәм «Мәдинәкәй» фольклор төркемнәре акчалата бүләккә ия булдылар. Кызлар әлеге чарада ТАССР төзелүнең 100 еллыгы символикасы һәм орнаменты кулланып, үзләре теккән алъяпкычлы милли киемнәрдән катнашты. Бу коллективның үзенчәлеге шунда - җиңү бүләген үзләре яратып эчә торган юшкынсыз «Улаклы чишмә» юлы буендагы тирәлектә 1977 елда көчле янгыннан соң юкка чыккан Гөлбакча авылы истәлегенә ял бакчасы ясар өчен тоттылар. Җир кардан ачылуга алты ел кеше кулы тимәгән урын кызлар көче белән корыган үләннәрдән чистартылды. Бүләк акчасына алма үсентеләре, чишмә тирәсен матурларга буяулар алынды һәм утырту, буяу эшләре башланды. Җитмәгән буяуларны алырга ярдәм кулы сузучы авылдашлары да табылган.
Дүрт-биш елдан алма агачлары тагы да артып, куәтләнеп үсеп китәрләр һәм күпьеллык чәчәкләр белән тау буен тагын да ямьләндереп торырлар, дип ышана кызлар. Саклык чараларын кулланып, гаиләләре белән күмәкләшеп һәрдаим чишмә тирәлеген кайгыртып торучы коллектив башкаларга да үрнәк.
Ә Сиренькино авылыннан гап-гади слесарь Петр Игнатьев авылдашлары өчен җирле оазис булдырып, балачак хыялын инде тормышка да ашырган. Берничә ел эчендә ул ялгызы гына диярлек ташландык җирне ял итү өчен уңайлы урынга әйләндергән. Елга янын чүп-чардан арындырып күпер һәм беседкалар, чәчәк түтәлләре ясап куйган, утыргычлар урнаштырган. Паркны төзекләндерергә авылдашлары да булыша. Һәр язда алар өмәгә чыга. Әлеге изге гамәлнең мәйданы бүген гектар ярым җирне били. 2015 елда паркка «Җиңүнең 70 еллыгы» исеме бирелде. Бүгенге көндә авыллар арасында бу иң зур һәм төзекләндерелгән парк. Узган ел нәтиҗәләре буенча Петр Игнатьев «Эколидер» республика бәйгесендә җиңүче булып танылды. Алынган акчага чәй эчү өчен яңа беседка да корып куйган инде ул. Хәзер парк янында урман булдыру турында планнар кора.
Шушындый игелекле эшләргә яшьләрнең дә кушылуы киләчәгебезнең өметле икәненә ишарә. Моның ачык мисалы – әкиятләргә басым ясалган үзенчәлекле проектлары белән катнашып, Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе грантына ия булган Ямаш авылы яшьләре якындагы урманда квест оештырырга ниятли. 200 мең сумлык грантка биредә «Сихерләнгән урман риваятьләре» дигән проектны тормышка ашыра да башлаганнар. Хәзер активистлар экскурсия маршруты узачак урман сукмагын тәртипкә китерә. Билгеле бер нокталарда рус һәм татар мәдәнияте өчен универсаль булган мифик җанварлар рәвешендә агач сыннар урнаштырылачак. Әйтик, әкият дөньясында барыбызга да яхшы таныш Шүрәле, Бакыр тавы хуҗабикәсе, Су анасы һәм башкалар. Проект авыл инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итәчәк дип өметләнә оештыручылар.
Әлеге мисаллардан күренгәнчә, кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, Әлмәт җирлегендә талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халык яши. Гади генә кешеләрнең башлап җибәргән эшләре - бердәмлектә көч булуын тагын бер исбатлый. Мондый эшләрне бары тик күрә белергә генә кирәк.
Быелгы яз ае безгә тагын бер зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 75 еллыгын алып килде. Фашистлар Германиясен тар-мар итү белән тәмамланган Бөек Ватан сугышы – республикабыз һәм илебез тарихындагы шанлы чор. Юбилей елы уңаеннан агымдагы ел илебездә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Бөек вакыйгаларга багышланган чаралар хөрмәтле ветераннарыбызга, сугыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеруча зур игътибар бирүгә юнәлдерелгән. Ел башында районыбызның авыл җирлекләрендә тантаналы шартларда Бөек Ватан сугышы кырларыннан исән кайткан һәм тыныч көннәрдә вафат булган солдатларның исемнәре язылган истәлек такталары ачылды. Район һәм республика тарихының яңа битләрен ачуны максат итеп куйган әлеге акция Россия Федерациясе грантына башкарылды, һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советының республикада бу грантта катнашкан бердәнбер иҗтимагый оешма булуы безгә – әлмәтлеләргә, әлбәттә, зур мәртәбә.
Билгеле хәлләр аркасында быел 9 Май бәйрәмен үзебез теләгәнчә билгеләп үтә алмасак та, илебезнең бәйсезлеген саклап калган ата-бабаларыбызны искә алу юлын таптык. Җиңү дәресләре үткәрдек, монументларга һәм обелискларга чәчәкләр салдык, ветераннар белән аралаштык, онлайн режимда «Үлемсез полк»та катнаштык. 5 майдан башлап 5 көн дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләре яши торган йорт ишегалларында «Фронт бригада»лары белән очрашты. Ил азатлыгы өчен илбасарларга каршы яшьлегендә фидакарьләрчә сугышкан, хезмәт иткән ветераннарыбыз бу күренешне өйләреннән чыкмый гына карый алу бәхетенә иреште.
9 Май көнне «Татарстан нефтенең 60 еллыгы» исемендәге паркта «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән реконструкциядән соң «Мәңгелек ут» хәтер мемориалы ачылды. Мемориаль комплекс периметры буенча сугышта катнашучыларның исемнәре мәңгеләштерелгән гранит плитәләр монтажланган, аларда Әлмәт, Акташ һәм башка район хәрби комиссариатларыннан сугышка чакырылган Әлмәт районында яшәүчеләр, шулай ук Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң безнең районга илнең башка төбәкләреннән күченеп килгән сугыш ветераннары да бар. Бөек Җиңү тарихына 21 меңнән артык фамилия мәңгегә уелып калды. «Татнефть» компаниясенә, аның җитәкчесе Наил Магановка, шәһәргә бәяләп бетергесез бүләге өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Сугыш чорында бала булган, аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән шәхес, мөгаллимә, Халык шагыйрәсе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Клара Булатова ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Нәдер авылындагы шәхси йортында музей ачты. Анда, нигездә, классикларның автографлы китаплары, Клара Булатованың кул эшләре, чиккән әйберләре, көндәлекләре, хатлары бар.
Агымдагы елның февралендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында «Балкыш-Сияние» республика фестиваленең район турында, «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең зона турында, герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган чараларда, II нче Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә актив катнашып, призлы урыннар яуладык.
«Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Минем яраткан Татарстаным» халыкара татар мәдәнияте бәйгесендә катнашып, «Профессионал» номинациясендә Гран-при яулады. Моннан тыш, «Иң яхшы костюмнар» номинациясендә җиңүче дип табылды, ә коллектив җитәкчесе Фәридә Нуриева «Иң яхшы җитәкче» булып танылды.
Санаулы вакыт аралыгында бөтен кешелек дөньясын камап алган коронавирус пандемиясе, кызганычка каршы, күп кенә планнарыбызга аяк чалды. Шуңа да карамастан, эш тукталып калмады, чараларны үткәрүнең башка ысулларын да уйлап таптык. Социаль челтәрләрдә, шәһәр һәм район учреждениеләре аккаунтларында «фатирчы» форматында турыдан-туры «өйдән» өч меңгә якын эфир трансляцияләнде.
Гыйнвардан башлап Россия төбәкләреннән урап кайткан ТАССРның 100 еллыгы әләме 12 август көнне нефтьчеләр башкаласына килде. Әлеге уңайдан шәһәрнең ачык мәйданчыкларда күңел ачу чараларын үз эченә алган #УрамТайм проекты старт алды.
«ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен куллануны раслый торган сертификатлар тапшыру традициясе Әлмәттә дә дәвам итә. Үзебездә җитештерелә торган барлык товарлар да диярлек сыйфат буенча лаеклы һәм конкурентлыкка сәләтле. Шул ук вакытта безнең өчен бу аерым горурлык. Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм республика тарихын пропагандалый. Әлеге сертификатлар Әлмәттә 6 җәмгыятькә бирелде.
Әлмәт ягы республикабызга олы шәхесләр: җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, нефтьчеләр, төзүчеләр, табиблар, зыялылар биргән төбәк. Мәшһүр язучылар, әдипләр, композиторлар, җырчылар, укытучылар, галимнәр дә бихисап. Аларның гаять зур тырышлыгы белән Татарстан тормышында иң мөһим эшләргә нигез салынды һәм бу эшләр хәзер дә дәвам итә. Якташларыбыз турында горурланып сөйлибез, кылган гамәлләрен булдыра алганча хөрмәтлибез, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максатыннан чыгып эш алып барабыз. Кайда һәм кайсы гына өлкәдә хезмәт куйсалар да, иң беренче чиратта алар халкыбызга хезмәт итә. Халыкка хезмәт итү – без белгән иң күркәм сыйфат. Гасырлар тузаны да, еллар агышы да бу гамәлнең мәгънәсен югалта алмый.
Без, әлмәтлеләр, шәһәрдә һәм районда яшәүче 209 мең кеше, иң матур һәм иң бай җирдә яшибез. Горурланырлык эшләребез дә байтак – зур хезмәт юлыбыз бар, ә киләчәк үзебезнең кулларда. Бары тик зирәк, кыю булырга һәм үз Ватаныбызны яратырга кирәк!
Эльмира Хәсәнова,
мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа