Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактамада яшәүче Рим Кәримов "Әлмәт таңнары"нда чыккан шигырьләрне гарәпчәгә күчерә

Киләсе елда "Әлмәт таңнары" газетасы нәшер ителә башлавына чирек гасыр була. Шушы дәвер эчендә аның үз укучылары, газета битләрендә басылган һәрбер язманы хәрефен дә калдырмый укып баручы даими дуслары барлыкка килде.

Түбән Мактама бистәсендә гомер кичерүче Рим Кәримов шуларның берсе.

81 яшь булуга да карамастан, һаман да көр күңелле, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып кала белгән Рим ага күптән түгел ерак араларны якын итеп редакциягә килде. Аның да балачагы чордашларыныкыннан әллә ни аерылып тормый. Дәһшәтле еллар авырлыгы өлкәннәр белән беррәттән Бөек Ватан сугышы башланганда тугыз яшь булган малай җилкәсенә дә төшә.

Ул чакта Түбән Мактамада мәктәп дүртъеллык кына була. 5-7 нче сыйныфларны Нәдергә барып укыйлар. Ә унъеллык якын-тирәдә бары Габдрахман авылында һәм Әлмәттә генә була. Рим ага нинди генә чаклар булса да, кулыннан китап-газета төшерми. Хезмәт юлы катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсендә үткән ветеран "Әлмәт таңнары"н да яратып укый икән. Редакциягә килүе дә очраклы яки узып барышлый гына кереп чыгу түгел, Түбән Мактамадан безгә атап сәфәр кылган. Баксаң, Рим Кәримов татар язмаларын гарәп хәрефләренә күчерү белән шөгыльләнә икән. Һәм бу аның бик матур килеп чыга.

- "Әлмәт таңнары"нда чыккан шигырьләрне дә гарәпчәгә күчерәм. Менә берсен сезгә дә алып килдем, - диде ул. - Габдулла Тукай шигырьләрен дә шул рәвешчә дәфтәр битләренә гарәпчә төшерәм. "Сөбханалла" дигәнен сезгә күрсәтергә алып килдем. Туган көне алдыннан бастырып чыгарсагыз, бик күркәм булыр иде.

Рим ага аларны гади биткә генә төшерми. Бу кәгазьләрне башта кырыйларына матур кыса ясатып бастыра. Аннан соң аларга гельле ручка белән тигез, матур, пөхтә итеп яза.

- Гарәп язуын соңрак өйрәндем. Миңа аны Рамил Кәлимуллин өйрәтте. Бик матур алфавит ул. Шулай күчереп язып, гарәп хәрефләре белән китаплар да чыгардым. "Әнкәмнең догалары" җырын да күчердем. Түбән Мактама мәчете шәкертләрен дә гарәп хәрефләре белән татарча язарга өйрәттек. Кызыксынучылар бар, хәтта күчереп язуны сорап килүчеләр дә булгалый, - диде ул.

Рим Кәримов белән байтак сөйләшеп утырдык. Дин турында да, әхлак һәм башкалар хакында да. Аның белән килешми мөмкин түгел, кечкенәдән үк балаларына гөнаһны һәм савапны, хәрамны һәм хәләлне аңлатып үскән ата-аналарның киләчәге өметле.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250