Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кредит мошеннигын эзләү бара

Казанда билгесез берәү чит кеше паспортына үзенең фоторәсемен ябыштырып, берничә кредит ала алган. Хәзер полицейскийлар аны эзли.

Бу узган елның октябрендә кредит учреждениеләре бер клиентның үз бурычын түләмәве хакында полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң мәгълүм була. Кредит килешүләре буенча аның бурычы 200 мең сумнан артып китә. Әлеге фактлар буенча «мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

Алдан фаразлауларга караганда, яшь кеше үз фоторәсемен чит паспортка ябыштырган һәм аның ярдәмендә кредитлар рәсмиләштергән. Әлеге җинаятьләрне кылуда шикләнелүче егет чама белән 25-30 яшьләрдә, уртача гәүдәле, саргылт чәчле.

Аның турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрнең 02, 052 телефоннары (аноним) аша элемтәгә керүләрен сорыйлар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса