Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кредит кыйммәтләнә

Дөнья икътисадындагы әлегә фаразларга бирешми торган вәзгыять аркасында якын арада банк вкладлары ставкалары артырга мөмкин.

Күптән түгел отставкага киткән банк системасы "патриархы" Евгений Богачев шундый фикердә. Аның сүзләренчә, санкцияләр урта хәлле банкларга беркадәр шанс бирде. Ә менә ВТБ, Газпромбанк, Сбербанк кебек читтән җәлеп ителгән валютага бәйле эре финанс учреждениеләрен катлаулы хәлдә калдырды. Элегрәк алар көнбатыштан 2-3 процент белән кредит алып, аны сумнарга әйләндереп, даими клиентларына 8-10 процент шарты белән кредит тарата иде. Хәзер исә 13 проценттан да ким күләмдә кредит табу мөмкин түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса