Кредит алулар арткан
Әлмәтлеләр дәүләт программаларының кулай булуына төшенде һәм алардан нәшатрак файдалана башлады.
Агымдагы елда район фермерлары барлыгы 55,5 миллион сумлык 163 кредит алган инде. Әлеге акчалар терлекләр, техника, аларга запас частьлар, ягулык-майлау материаллары, орлыклар алуга тотылачак. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кредит алулар ике тапкырга арткан. Мисал өчен, былтыр 11 апрельгә фермерлар 21 миллион сумга 91 кредит алган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа