Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп функцияле үзәкләрнең эш шартлары вакытлыча үзгәртелә

30 марттан алып 3 апрельгә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Республикасының күп функцияле үзәк офислары элек кабул ителгән гозерләр буенча әзер булган документларны бирүне генә башкарачак.

Шул ук вакытта яңа документлар кабул ителмәячәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы указы буенча, яңа Сovid-19 тибындагы  коронавирусын булдырмау өчен ресбулика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

ТР күп функцияле үзәкләрнең  колл-үзәге гадәти режимда эш алып барачак. Хезмщткщрлщр гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультатив ярдәм күрсәтәчәк.

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары элек кабул ителгән гозерләр буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Шул ук вакытта яңа документлар кабул ителмәячәк.

Үзәкләрдә документларны кабул итү туктатылу турындагы карар илдә игълан ителгән эш атнасында вирустан саклауны тәэмин итү кирәклеге белән бәйле.

Карантин чаралары вакытында күп функцияле үзәкнең шәһәр бүлекчәләренә килүчеләр саны 20 процентка арткан.

Беренче чиратта кирәк булган хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгын, төрле белешмә һәм өземтә кебек) алу өчен гозерне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса