Күп балалы гаиләләргә 128 миллион 101 мең сум акча бүленәчәк
Күп балалы гаиләләр киләсе елда да тораксыз калмаячак.
Татарстан бюджетыннан 2015 елда аларны торак белән тәэмин итүгә 128 миллион 101 мең сум бүлеп бирү планлаштырыла. Брифингта төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, быел әлеге программа буенча 122 миллион сумлык 37 сертификат оформить ителгән һәм тормышка ашырылган. Быелга булган мәгълүматларга караганда,торак алу исемлегендә 824 күп балалы гаилә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа