Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котыру авыруы колач җәя

Әлмәт табибларын тагын хафага салганы шул, җирлектә котыру инфекциясе таралу белән хәл катлаулана. Статистикага күз салсаң, 2011 елда районда 3 очрак теркәлгән булса, узган ел бу күрсәткеч 11 гә җиткән. 2013 елның үткән 25 көнендә инде 5 факт ачыкланган.

Тайсуган, Колшәрип авылларында төлке, Нәдердә песи, Түбән Абдулда сыер котыру инфекциясеннән зыян күрә. Ветеринарлар белдергәнчә, котыруга нерв системасын зарарлый торган вирус сәбәпче һәм кыргый хайваннар, нигездә төлкеләр аны йоктыручылар санала. Алардан үлемгә китерүче авыру песи, этләргә, йорт хайваннарына күчә. Хайваннар котыру "учагы" булган урында тешләү, тырнау аша, тән тиресенә селәгәй эләгеп кешеләр дә зыян күрергә мөмкин. Яшерен чордан соң, ә ул 3 атнадан 1 елга кадәр сузылырга да мөмкин, инфекциянең беренче билгеләре күренә: тән температурасы күтәрелә, гомуми халәт авырая, баш авырта, йокы кача, борчылу барлыкка килә. Бу халәт берничә көн дәвам итә һәм киеренлек чорына күчә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, паралич һәм үлем - соңгы стадия.
Котырган хайваннарның үз-үзен тотышы төрлечә булырга мөмкин: бер ишләре агрессив булса (сыерлар вирус эләктерсә туктаусыз мөгери, ди ветеринарлар), икенчеләрендә киресенчә, курку хисе көчәя. Өченчеләре исә иркәләнергә мөмкин. 3 нче поликлиниканың травматолог-ортопеды Таһир Әхмәдуллин эш тәҗрибәсендә нәкъ шундый очрак булуын искә төшерде. Бер авылда мәктәп ишегалдына котырган төлке баласы килеп керә. Тәнәфес вакытында 30 бала куркыныч вируслы төлке белән уйный. Нәтиҗәдә утызына да катлаулы дәвалау курсын үтәргә туры килә.
"Кече" дусларыгызда яки йорт хайваннарында гадәти булмаган халәт сизелә икән, кичекмәстән ветеринарларга хәбәр итәргә кирәк. Бу очракта да мөстәкыйль дәвалау ихтималы кеше гомеренә куркыныч тудыра. Әлеге инфекциядән саклану өчен этләргә һәм песиләргә, йорт хайваннарына прививка ясату зарури. Ләкин ветберләшмә белгечләре әйтүенчә, күпчелек әлеге саклану чарасыннан баш тарта. Безгә, димәк, битарафлык "вирусы" йоккан.
Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250