Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Котырган төлкеләрнең Әлмәт районына килеп җитү куркынычы да юк түгел

Төлкеләрдә котыру авыруы ачыкланган. Күршедәге Бөгелмә районында өч очрак теркәлгән инде.

Кыргый җәнлекләр авыл кешеләренең каралты-курасына үтеп керә, хәтта этләргә ташлана башлаганнар. Аларның котыру авыруы белән зарарлануы тәгаенләнгән. Бу - үлемгә китерә торган куркыныч авыру. Профилактика максатында белгечләр урманнарда котыру авыруыннан прививка кебек тәэсир итүче махсус ризык тарата башлаганнар. Ләкин бу гына ярдәм итәрлек түгел ди. Төлкеләр бик нык үрчегән, бу хәтта куяннарның саны кискен кимүгә китергән. Бары Азнакай районы урманнарында гына төлке атуга закон нигезендә рөхсәт бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250