Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коткаручылар ярдәмгә килде

Шарлавыклы буаларны үз иткән кыргый үрдәкләрне Әлмәт коткаручылары опекага алган.


Соңгы көннәрдә күзәтелгән чатнама суыклар Үзәк мәчет белән музыка көллияте арасындагы буаның өслеген дә тулысынча диярлек туңдырды. Сулыкта яшәүче үрдәкләр өчен туңмый калган урын бик аз калуын күргән «Знамя труда» редакциясе журналистлары бу хәлгә битараф калмыйча, кошларга ярдәм итүләрен сорап Әлмәт эзләү-коткару посты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр.


Берничә минут үтүгә коткаручылар урынга килеп тә җиткән. Лом, бензин пычкысы, көрәкләр күтәреп йөргән кешеләрне күреп, үрдәкләр буаның тагын да кечерәк туңмый калган өлешенә күченгән. Юрий Овчинников, Евгений Гронзель һәм Илнур Әхмәтшин атлы коткаручылар мәрхәмәтле кешеләр үтенечен җиренә җиткереп башкарганнар.


Шунысы да бар, шарлавыклы буаларда үрдәкләр яши башлаганнан соң һәр елны эзләү-коткару посты хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә икән. Әлмәт посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев көннәр җылытканчы бу участокны опекага алырга вәгъдә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250