Котельныйлар ышанычлы кулларда
"Әлмәт җылылык челтәрләре" җәмгыятендә котельный операторлары һәм җиһазларны ремонтлау буенча слесарьлар арасында һөнәри бәйге үткәрелде.
Осталыкларын сынаучылар башта теория буенча белемнәрен күрсәттеләр. Практик өлештә эшнең тиз башкарылуы гына түгел, сыйфатка да зур игътибар бирелде. Операторлар арасында 1 урынны 41 нче котельныйда хезмәт куючы О.А.Зуева алды, котельный җиһазларын ремонтлау буенча слесарьлар арасында иң остасы булып 5 нче котельныйдан И.Х.Нәбиуллин танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа