Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупциягә каршы төшерелгән Әлмәт видеороликлары республика конкурсы финалында

7 майда Казанда "Коррупция объективта" темасына социаль видеороликларның республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү була.


Конкурска Әлмәт, Арча, Баулы, Буа, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Яр Чаллыдан, шулай ук Казан югары уку йортларыннан 42 видеоролик куелган иде.

Конкурсның башкаручы директоры, республика яшьләр антикоррупцион программасы координаторы Андрей Петухов әйтүенчә, җиңүчеләр - 3 кешелек команда - өчесе дә Ipad mini алачак, икенче урынга фотоаппаратлар каралган, өченче урын алучыларны каты дисклар көтә.

Жюри «Коррупция - СТОП!», "Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә", "Юмор коррупциягә каршы", "Коррупциясез алынган белем", "Мультипликацион версия" номинацияләрендә эшләнгән эшләрне карап чыкты.

Финалга үткән 11 команда арасында Әлмәттән Гөлфия Мотыйгуллина, Мария Старцева һәм Нәфис Сираҗетдинов составындагы җыелма команда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса