Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру турында киңәшмә узды

16 нчы мәктәп базасында мәктәпкәчә мәгариф һәм гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен мәгариф системасында коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру турында киңәшмә уздырылды.

Очрашуга район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов, прокурорның өлкән ярдәмчесе Илдус Әлимов һәм башкалар да килгән иде. Урындагы затлар мәгариф учреждениеләрендә төрле хилафлыклар кылынган очракта кулланыла торган административ һәм җинаять җаваплылыгын тагын бер кат искә төшерделәр. Азактан "Коррупция объективта" видеороликлар бәйгесе һәм "Намуслы яшәргә кирәк!" республика балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Шәкертләре иҗади бәйгеләрдә актив катнашучы педагоглар да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса