Коррупция белән бәйле күренешләрне - «Халык контроле»нә
ТР дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» системасына коррупция күренешләре белән бәйле 17 яңа категория өстәлде, дип хәбәр итә ТР Элемтә министрлыгы.
Әлеге категорияләрнең модераторлары булып республиканың төрле министрлыклары һәм коррупция билгеләре күзәтелгән өлкә белән бәйле ведомстволары тора. Әйтик, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге коррупция белән бәйле мәсьәләләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, капиталь ремонт өлкәсендәгеләрен - ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм шул рәвешчә башкалар тикшерәчәк.
«торак-коммуналь хезмәтләр» категориясе кебек үк, бу категорияләрдә уведомлениеләрне бары тик автор гына күрә алачак. Башка файдаланучылар өчен ул ябык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа