Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коръән яндыруда шикләнелүче кеше кулга алынган

Мәскәү полициясе Корьән китабын яндыру видеосындагы кешене табып кулга алганлыгын белдерде. Ул кешенең элек урлау һәм талау өчен дә хөкем ителгәне булган.

Ун көн элек интернетка Коръән китабын яндыру һәм бер мөселманны кыйнап исламнан ваз кичтерү видеосы чыкты. Әлеге видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп аңа ут төртүләре күренә. Соңыннан авторлар метрода Урта Азиядән килгән бер кешедән исламнан ваз кичүне таләп итеп Аллаһка карата нәфрәтле сүзләр әйтәләр.

9 гыйнварда Мәскәү полициясе башлыгы Анатолий Якунин Коръән яндыруны тикшерү өчен махсус оператив төркем оештырырга кушты.

Кичә полиция берничә кешенең тоткарланып тикшерелүен һәм төп шикләнелүченең кулга алынуын белдерде.

Кулга алынган 23 яшьлек бу кеше Тверь өлкәсеннән. Элек аның урлау һәм талау өчен хөкем ителгәне булган.

Мөселманнар үзләре дә видео авторларын табу өчен социаль челтәрләр аша инициатив төркем булдырган иде. Активистлар видеодагы җанатарларның исемнәрен, адресларын ачыклаган, дип хәбәр итә www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250