Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корчаңгы авыруын 425 кеше йоктырган

Республикада быелның биш аенда 425 корчаңгы очрагы теркәлгән.

Ул 100 мең кешегә 10,9 туры килә. Күрсәткеч узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 33,4 процентка кимрәк. Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, 17 яшькә кадәрге балалар арасында әлеге төр авыруны 174 кеше йоктырган.
Корчаңгы корчаңгы талпаны китереп чыгаручы йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, күз белән күрерлек түгел. Авыру авырган кеше белән аралашканда турыдан-туры һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Шулай ук йогышлану кием, шәхси әйберләр, кул бирешкәндә дә булырга мөмкин.
Авыруның төп билгеләре: тән кычыта, кычыту аеруча кич һәм төнлә көчәя, тиредә талпан хәрәкәт иткәч юллар, кавык, кашылган, ертылган урыннар, кабарып чыккан бетчәләр күренә. Корчаңгы талпаны бармак араларын, табан астын, җенес әгъзаларын үз итә. Балаларда биттә һәм чәч арасында да булырга мөмкин. Иң төп профилактик чара - чисталык. Корчаңгы билгеләре беленү белән табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса