Әлмәт таңнары

Корбан чалу тәртибе вә әдәпләре

- Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда утырып йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми.

Реклама

- Корбан чалу юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗип (мәҗбүри) түгел.
- Җан биргәнгә кадәр хайванны тунарга ярамый.
- Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда бер кешедән алып җиде кешегә кадәр катнаша ала) барысының да нияте Корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала.
- 7 кеше бер хайван корбан чалганда, аның итен җидегә бүләргә кирәк.
- Ир кешегә корбанлыгын үз исеменнән чалу - мөстәхәб, башка бер мөселманга тапшырса да рөхсәт ителә.
- Корбан чалачак кешегә хаҗиларга ошар өчен Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң, чәчен алдырмыйча һәм тырнакларын кисмичә тору мөстәхәб.
- Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка ярый.
- Корбанның тиресен яки сатып акчасын бер фәкыйрьгә бирү сәдака итү тиешледер. Акчасын үз кирәгеңә тоту дөрес түгелдер. Әмма сатмыйча күн ясату яки иләтеп куллану дөрес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: