Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан чалу - изге гыйбадәт (Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән әңгәмә)

4 октябрьдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Бу мөбарәк бәйрәм көндә Гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының рәхмәтенә якынаячакбыз. Корбан чалу йоласына кагылышлы сораулар еш бирелә, барлык нечкәлекләрен аңлап бетермәгәнгә төрле аңлашылмаучылыклар да килеп чыга.

Шуларга ачыклык кертү максатыннан Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.tc "4 октябрьдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Бу мөбарәк бәйрәм көндә Гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының рәхмәтенә якынаячакбыз. Корбан чалу йоласына кагылышлы сораулар еш бирелә, барлык нечкәлекләрен аңлап бетермәгәнгә төрле аңлашылмаучылыклар да килеп чыга. Шуларга ачыклык кертү максатыннан Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек."

- Фәһим хәзрәт, корбан чалу динебездә нинди урын тота? Һәркем өчен дә мәҗбүриме ул?

- Корбан чалу - кешеләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәт-ләрнең берсе. Бу көн кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фә- кыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак бик тә кадерле. Мөселман кешегә, төп ихтыяҗларын исәпкә алмаганда (торак, кием, машина, өй җиһазлары), малы 85 грамм алтын нисабы кадәр булганда 10 нчы зөлхиҗҗәдә (5 октябрьдә) Гает намазыннан соң үзе вә гаиләсе өчен ел саен корбан чалу вәҗибтер-тиешледер. Корбан 10 нчы зөлхиҗҗәдә (4 октябрьдә) чалынмыйча калса, 11-12 нче зөлхиҗҗәдә (5-6 октябрьдә) чалу да дөрес санала. Ләкин 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас. Ә инде хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең "Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит", - дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.

- Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

- Пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер сайларга кирәк. Шулай ук авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килгәндә, дөягә биш яшь, үгез яки сыерга ике, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җидешәр кеше өчен. Шулай ук бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый очракта бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый.

- Корбан чалган хуҗаның ул вакытта булуы мәҗбүриме?

- Пәйгамбәребез кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

- Әгәр кеше тиешле көннәрдә корбан чалып өлгермәсә, нишләргә?

- Матди мөмкинчелеге, теләге булып та, вакытында мал чалмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдай акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирер. Ләкин ул корбаннан булмас.

- Корбан итен ничек дөрес итеп бүләргә?

- Аллаһының илчесе галәйһиссәлам шулай аңлатты: "Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз". Шулай булгач, итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Өчтән берен фәкыйрьләргә сәдака итеп, өчтән берен туганнарга, танышларга бүләк итеп, калган өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга кирәк. Ашарына ризыгы булмаган кеше бөтенләй үзендә калдыра ала. Мөмкинлеге булганы тулысынча сәдака итеп бирә ала, әмма тулысынча бүләк итәргә ярамый.

- Корбан чалырга ниятләгән кеше Гает көнне ураза тотарга тиешме?

- Юк, тиеш түгел. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйткән: "Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны кичерә (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса). Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Корбан, әййәм әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13 нче көне) һәм Рамазан бәйрәм көннәрендә ураза тотуны тыйды. Корбан бәйрәм көнне бәйрәм намазына чаклы һәм аннан соң да корбан итеннән ризык әзер-ләгәнче ашамый тору яхшы. Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы.

- Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмен хәер тарату белән алыштырырга ярыймы?

- Хәер тарату корбан чалуны алыштыра алмый. Аллаһы Тәгалә Кәүсәр сүрәсендә (108), икенче аятьтә әйткән: "Аллаһ Раббың хакына намаз кыл һәм корбан китер". Бу аятьтә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел.

- Күп вакыт гакыйканы гает корбаны белән бутыйлар...

- Бу фарыз гамәл түгел. Әмма пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) бер хәдисендә: "Баланың бәхете гакыйка белән бәйле", - дигән. Гакыйка - бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса икене, ә кыз туса берне чалалар. Пәйгамбәребез сөннәте буенча ул җиденче көндә чалынырга тиеш. Бу гамәлне кичектереп тә үтәргә ярый. Моны Корбан бәйрәмендә дә башкарырга мөмкин, әмма йорт хуҗасына үз исеменнән дә сарык чалу зарур.

- Фәһим хәзрәт, корбан чалу вакытында шәһәрдә һәм районда санитария таләпләрен үтәү максатыннан махсус урыннар булдырылганмы?

- Корбан чалу изге бер гыйбадәт булса да, чалынган малның эч-башлары, тире-тояклары аунап яту матур күренеш түгел. Әлеге максатларда корбан чалу урыны шәһәр читендә билгеләнде. Авылларда да бу җәхәттән чаралар күрелә. Аллаһы Коръәндә Хаҗ сүрәсендә, 37 нче аятьтә әйтте: "Ит тә, кан да Аллаһыга барып җитми. Ләкин сезнең тәкъвалыгыгыз барып җитә", ягъни кайсы зат яки нәрсә өчен ниятләп, аны Корбан чалуыгыз гына раббыбызга ирешә.

Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан без Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән. Бу бөек гамәлне кылганда, Корбан чалуның максаты тәкъвалык икәнен истә тотарга кирәк. Бу бәйрәм көннәрендә корбан ите һәм бүләкләр тарату туганлык җепләренең ныгуы һәм күршеләр арасында яхшы мөгамәләләр урнашуга сәбәп була. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалыначак корбаннарыбыз кешеләрнең күңелләрендәге үпкә рәнҗешләр-не юып алып китсен. Алар урынына мәхәббәт һәм кардәшлек хисләре биләсен!

- Әңгәмәгез өчен Аллаһының рәхмәте яусын.

Ландыш Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса