Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Концертка килеп Илдарга ярдәм күрсәт!

Шәһәрдәшебез Илдар Ризванов кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ.

Аңа ярдәм итү йөзеннән әлмәтлеләр 14 мартта Яшьләр үзәгендә зур Хәйрия концерты оештыра. Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Билетларны бүген үк Ленин урамы, 33 Б адресы буенча урнашкан "Дари" чәчәкләр остаханәсендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук 5 минут эчендә электрон билет сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Электрон билетка ия булу өчен 250 сум акчаны +7 (953) 403-0000 (Вильданов Руслан Насихович) номерына QIWI кошелёкка, яки 4276 6200 1667 1178 (Бажутов Руслан Юрьевич) Саклык банкы картасына күчерергә кирәк. Хәбәр текстында ФИОны күрсәтү һәм "Хочу купить билет на благ. концерт" дип язу сорала. Шуннан соң, әлеге мәгълүматлар сатылучы билетлар базасына кертелә. Башкарылган гамәлне ачыклау өчен оештыручыларга +7 (953) 403-0000 номеры буенча шалтырата аласыз. Концерт көнендә кассада мәгълүматлар тикшерелгәннән соң, билетлы булачаксыз.

Концертны ● M A M I N A ● оештыра. Сораулар буенча гаилә дуслары Руслан Вильдановка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. +7 (953) 403-00-00

https://vk.com/vildanovruslan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса