Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контроль кимеми

18 майга республикада 811,4 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Бу - еллык биремнең 33 проценты.

Шимбә көнне ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференция режимындагы төзелеш, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария торышындагы торак фондта яшәүчеләрне күчерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы киңәшмәдә әнә шундый саннар китерелде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Ә.Фәйзуллин игътибарны башта төзелештә хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау торышына юнәлтте. Аның ассызыклавынча, республикада төзелеш җәелдергән оешма-предприятиеләрнең барлык җитәкчеләре дә бу сорауга җитди карамый әле. Ел башыннан кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата гомуми суммасы 6 миллион 440 мең сум тәшкил иткән 213 карар чыгарылган.

Сафка бастырылган торакның 162 мең квадрат метры социаль ипотекага туры килә. Барлыгы 45 торак йорт файдалануга тапшырылган, май аенда тагын 3 йортта эшләрне тәмамлау күздә тотыла. Шәхси торак төзелеше программасының да агымдагы ел планының 34 проценты үтәлгән. Агропромышленность комплексы программасы буенча 111 йорт төзелгән.

9 майга Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 16 торак йортны өлгертергә планлаштырылган иде. Аларга Җиңү бәйрәме көннәрендә 125 ветеран күчерелгән. Хәзерге вакытта Татарстанда 629 ветеран өчен 145 торак йорт төзелә.

Алдагы язмаларда хәбәр иткәнбезчә, авария хәлендәге торакларны бетерү программасы исемлегенә быел 77 йорт кертелгән. Әлеге программа өлешләп финанслана. Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан 336,03 миллион, ТР бюджетыннан 198,79 миллион, җирле бюджетлардан 0,048 миллион сум акча каралган. Болардан тыш җирле бюджетларда өстәмә рәвештә 69,7 миллион сум күләмендә финанслау да кабул ителгән.

Күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү программасы нигезендә барлыгы 15350 гаилә гариза язган. Бу республикадагы күпбалалы гаиләләрнең 66 проценты дигән сүз. Кадастр учетына 2417 җир участогы куелган. Әлмәтлеләр дә бу эшне күп башкаручылар арасында.

Кыскасы, төзелеш барышы, кабул ителгән программалар үтәлеше республика җитәкчелеге контроленнән төшми. Муниципаль берәмлекләр алдына куелган бурыч - эшләрне планнан тайпылмый, сыйфатлы итеп башкару.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250