Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контракт буенча хезмәт итүчеләр студент кызны “Форд” өчен үтергән

Казан гарнизон суды Рамилә Сәлимҗанованы үтерүдә гаепләнүче Артур Хәйбриев һәм Павел Большаковка карата эшне карый башлады. Казан энергетика университетының 21 яшьлек студентын узган елның гыйнварында үтергәннәр иде.

Гаепләнүчеләрнең берсе җинаять кылган вакытта контракт буенча хезмәт иткәнгә күрә, эшне Казан гарнизон суды карый. Тикшерү фаразлары буенча, гаепләнүчеләр кызны аның "Форд" машинасын үзләштерү өчен үтергән. Рамилә автомобильне әлеге фаҗигале көнгә кадәр ярты ел элек сатып алган була.

Хәтерләсәгез, кыз юкка чыгу белән, аның машинасы алыпсатарларга ярты бәясенә генә сатылуы турында мәгълүм булды. Ә сату-алу килешүендә ялган имза куелуы ачыкланды.

Гаепләнүчеләрне берничә көннән Сочида тоткарладылар. Казанга кайткач аларкызның үле гәүдәсе ыргытылган Васильево бистәсе янәшәсендә чокырны күрсәтте.
Рамиләне туган ягы - Иске Чүпрәле авылы зиратына җирләделәр. Үлеменә кадәр ул Артур Хәйбриевны авылга алып кайтып, гаиләсенә йөргән егете, дип таныштырган була. Рамиләгә ул вакытта 21 генә яшь иде...

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса