Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контейнерга ташланган баланың анасы турында яңа мәгълүматлар билгеле

24 яшьлек хатын сүзләренә караганда, бала көтеп алынган сабый булмый.

Бала мәетен 17 гыйнвар көнне Чаллыда полиэтилен пакетта табып алдылар. Кичен бер төркем егет спиртлы эчемлек шешәләрен чүп-чар савытына ташларга килгәч, өстә ятучы төргәккә игътибар итә. Телефон уты яктысында алар моның бала булуын чамалый һәм полиция чакырта. Экспертиза баланың үле туганлыгын күрсәтә.

Ана кешене кайнар эзләр буенча ачыкладылар. Ул әтисе белән бер фатирда яшәүче 24 яшьлек хатын булып чыга. Ике ирдән ике баласы бар. Өченче бала алып кайтырга ул теләмәгән. Әти кеше исә кызының авыры турында белмәгән дә.

Йөкле булуын хатын җәен белсә дә абортка барырга акчасы булмау сәбәпле, 9 ай буе йөрергә карар кылган. 16 гыйнварда ул ваннада баланы тудырып, кайчы белән аның кендеген өзә. Малайның үле туганлыгын күргәч, хатын аны пеленкага төреп, чүп пакетына сала, бераз хәл җыйгач, төргәкне фатир ишеге төбенә чыгарып куя.

17 гыйнварда ана пакетны башка подъезд янындагы контейнерга ташлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса