Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конституциягә төзәтмәләр турында: Эшче һөнәрләренең абруе артачак

Россия Конституциясендә гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтне һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүне ныгыту эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм ил халкының яшәү дәрәҗәсен арттыру өчен стумул булып торачак.

Әлеге фикерне һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин белдергән.

Конституциягә төзәтмәләр нигезендә дәүләт яшәү минимумыннан ким булмаган хезмәткә түләүнең минималь күләмен билгеләргә, илнең тотрыклы икътисади яктан үсеше һәм халыкның байлыгын арттыру өчен шартлар тудырырга ниятли. Хезмәт иясенең дәрәҗәсен хөрмәт итү һәм саклау Россия икътисади сәясәтендә төп юнәлешләр булачак.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич белдергәнчә, Конституциягә төзәтмәләр гражданнарны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса