Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирүчеләр ике төркемгә бүленәчәк

Бу турыда Татарстан үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

 «Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне үзе куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге өстенлекле", - дип шәрехләгән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренә караганда, территориаль сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест узган инде, соңрак тестларны участок комиссияләре әгъзалары да тапшырачак.

«Һәр участокта температура контроле урнаштырылачак, ә участок үзе дезинфекция эретмәләре белән эшкәртеләчәк», - дигән  Андрей Кондратьев.  

ТР Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр гади булмаган санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерләнә.

оронавирус йоктырудан саклау чараларының берсе тавыш биреп чыгучылар белән тавыш бирергә килүчеләрне очраштырмау, алар арасында дистанция тәэмин итү. Моннан тыш, участокларга килгән сайлаучыларга паспортны элеккегечә сайлау участогы хезмәткәрләренә тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә.

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары — бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка белән тәэмин ителәчәк.  

Чыганак

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса