Әлмәт таңнары

Коммуналь бурычлары булганнарны эш урыннарында тикшерәчәкләр

Күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен тиешле акча җыю һаман да көн кадагындагы сорауның берсе булып кала бирә. Бу проблеманы чишү юллары, аның сәбәпләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге координацион советның сишәмбе булып узган утырышында да тикшерелде.

Алдагы елларда җыем 97-99 процент тәшкил итсә, хәзер бу сан 90-94 кә төшкән. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков бу хәлгә анализ ясаганнан соң шундый нәтиҗәгә килүләрен җиткерде: кешеләр һаман да агымдагы ремонтка, йорт һәм аның янындагы территорияләрне төзекләндерүгә күпме акча тотылганы белән таныша алмый, квитанцияләрдә хаталар җибәрелә, ОДН буларак саналган зур чыгымнар үзвакытында түләп баручыларга да исәпләнә, идарәче компания, торак милекчеләре ширкәте, ЕРРЦларда эшләүче кайберәүләр тупас мөгамәләдә һәм башкалар. Шулай ук счетчиклар һәм инженерлык челтәрләренең техник торышына даими контроль булмау да түләүләрдә тискәре чагыла. Борчылырга җирлек бар. Үткән елны 97,9 процент җыем белән тәмамлаганбыз. Җыеп бетерелмәгән 2 процент 34 миллион сум дигән сүз.

Әлбәттә, бурычлыларга карата көрәш алып барыла. Идарәче компанияләр һәм су, җылылык белән тәэмин итүче предприятиеләргә торак йортлар беркетелгән. Өйдән-өйгә йөрү нәтиҗәсендә 90 миллион 688 мең сумның 14 миллион сумга якынын түләтүгә ирешелгән. Әмма бу нибары 15 процент кына.

- Счетчикларның ничек эшләве идарәче компанияләрнең даими контролендә булырга тиеш, - диде Николай Богданчиков. Быелның 1 гыйнварыннан башлап куллану вакыты чыккан 9364 кайнар һәм салкын су счетчигы алыштырылган.

Узган координация советы утырышында торак булмаган биналарның исәбен алырга кирәклеге хакында да сүз барган иде. 16 майга кадәр сигез идарәче компания территориясендәге торак булмаган 349 бина тикшерелгән һәм җитешсезлекләр дә ачыкланган. Кайберләренең тулаем мәйданы техник паспортка тәңгәл килмәгән, счетчиклары юк. Боларның һәммәсе йортларда яшәүчеләр кесәсенә ОДН булып суга, әлбәттә.

Мәгълүм булганча, бурычлары күп булган йортларда счктчиклар подъездларга да урнаштырыла башлады. 9 торак йортта ОДНга чыгымнар 40,39 проценттан 4,84 процентка кадәр төшкән. Әмма барлык йортларда да нәтиҗә көтелгәнчә булмаган. Хәзер аларга төнлә су басымын көйләү өчен көйләгечләр куелачак.

Киңәшмәдә идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәтләренең суд приставлары белән тиешле дәрәҗәдә эшләмәве дә искәртелде. Дүрт ай эчендә судка нибары 711 дәгъва (иск) тапшырылган. Бурычлыларның эш урыннарына да хат языла башлаган. Район башлыгы Мәҗит Салихов бу алымны ныграк кулланырга тәкъдим итте. Мәсәлән, "Комфорт" март ае өчен нибары 92 процент кына акча җыя алган. Җәмгыять җитәкчесе Ольга Агафонова әйтүенчә, алар хезмәт күрсәтүендәге йортлар буенча бурыч 5 миллион сумнан артыграк. Әлеге йортларда нигездә социаль ипотека буенча фатир алган яшьләр, нефтьчеләр яши. Арада торак һәм коммуналь хезмәтләргә өлешләп түләүгә килешү язучылар да бар, кайберләре тиешле сумманың яртысын гына түләп бара. "Башта ипотека, аннан кредит түлиләр,торак-коммуналь хезмәтләр иң азактан гына. 3 миллион 250 мең сум бурыч җыелды" - монысы карамагында ипотека буенча төзелгән йортлар булган "Яшьлек" ТСЖсының йөрәк әрнеше.

-Эш урыннарына җиткерергә, координация советы исеменнән хат язарга кирәк! - диде район башлыгы.

Реклама

- Фатирларында чит кешеләрне тотучыларны безгә хәбәр итегез! - диде салым инспекциясе җитәкчесе Альберт Газизов суд приставларының биредә хуҗаларны таба алмавы турындагы искәртүенә.

"ЖЭУ+5" ҖЧҖның су һәм җылылык өчен 10 миллион сум җыясы бар. Җәмгыять җитәкчесе алар карамагындагы йортларда теркәлмәгән кибет ише биналарның да булуын җиткерде. Ленин урамындагы 120 торак йортның 80 ендә ОДН күләме 40 процентка кадәр җитә икән. Карап чыккан 91 бинаның 21 е генә документларын күрсәткән. Теркәлмәгән, димәк, су, җылылык һәм башкасы өчен дә түләми.

Соңгы елларда тагын бер проблема күзәтелә башлаган - фатирларын бурычларын капламыйча сатучылар да күзәтелә икән. Әлбәттә, яңа хуҗаның аны түлисе килми. Киңәшмәдә мондый алыш-бирешләр вакытында торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлары юклыгы турындагы белешмә таләп итүне яңартырга кирәклеге турындагы сорау да күтәрелде.

Киңәшмәдә суд приставларының да чыгышы тыңланды.

- ЮХИДИнең штраф квитанцияләрен бик тиз түлиләр, ә торак-коммуналь хезмәтләргә ашыкмыйлар. Чөнки беренчесеннән куркалар. Бәлки ТКХларга да катгыйрак чаралар күрә башларгадыр, - диде ишек шакып, бурычлы фатирыннан нәрсә алып чыгып китәргә аптыраган приставлар.

"Әлмәт-Водоканал" һәм "АПТС", "Энергосбыт" җәмгыятьләре директорлары да борчулы. Салкын су өчен быелның дүрт аенда 85,6 процент кына акча җыелган. "Әлмәт-Водоканал"ның үз чиратында безне су белән тәэмин итүче УПТЖ ППДга бурычы арта бара. Болай барса, җәйге челләдә суга чикләү кертелүен көт тә тор. Аннан соң җәйге айлар агымдагы ремонт һәм башка шуның ише эшләр башкару өчен иң кулай чор. Һәммәсенә дә акча кирәк.

Координация советының моннан алда үткәрелгән киңәшмәсендәге күрсәтмәләр турында сүз алып барып, торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Аскиев торак фондларның бердәм архивын ясау өчен бина табылуын хәбәр итте. Шәһәрдә торак булмаган биналарны ачыклау дәвам итә. Аларны документлаштыруны озакка сузмау өчен бердәм тәрәзә төзү кирәклеге турында да тәкъдим яңгырады. Домофон һәм антенна хезмәтләре буенча да тәртип урнаштырыла.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: