Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм турындагы норма Төп законда чагылыш табачак

Россия Конституциясендә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү турындагы нормаларны беркетү бу тармакта эшли башлаучыларга ышаныч бирәчәк.

Әлеге фикерне Россия сәясәтчесе, «Политджойстик» телеграм-каналы  авторы Марат Бәширов әйтте.

 «Мин игътибарны Конституциянең закон чыгару эшчәнлеге генә түгел, ә гражданлык инициативалары чыганагы булуына юнәлтәсем килә. Әгәр Конституциянең бер маддәсендә норма буларак беркетелгән шундый ярдәм бар икән, бу әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлаган кешеләргә ышаныч бирәчәк», - дип белдерде  Марат Бәширов.

Аның әйтүенчә, илнең Төп законына шундый тезис кертелү федераль законнар кабул итүгә дә этәргеч бирәчәк, алар коммерцияле булмаган оешмаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәчәк.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса