Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантлары өчен көрәшәчәк

Республиканың иң яхшы комбайнчылары 100 мең сум күләмендә премия алачак.

Татарстан Республикасында комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына конкурс старт ала. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

"Урып — җыю конвейерының барлык участокларында да югары җитештерүчәнлек хезмәте күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле", - дип билгеләп үтте Җәббаров һәм муниципаль районнар җитәкчеләреннән нәтиҗәләрне объектив рәвештә хисаплауны, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мәгълүматларны үз вакытында тапшыруларын сорады.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп үткәнчә, конкурсның приз фонды 100әр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса