Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Комбайн» операциясе башланды

Республика территориясендә 27 июльдән 14 августка кадәр «Комбайн» операциясе үткәрелә.

Аның максаты комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитны саклау, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтүдән гыйбарәт.

Операция барышында теркәү документлары булу-булмауга, машиналар һәм агрегатларның документлардагы завод номерлары белән туры килүенә, техник күзәтү үтү турында документка, үзйөрешле машиналар белән идарә итүченең тиешле категорияләре, ОСАГО полислары, башка документлары булу-булмауга зур игътибар биреләчәк.

Проблемалар килеп тумасын өчен комбайн хуҗаларына кирәкле бөтен документларны үзләре белән йөртү зарур. Шулай ук комбайнда авария тукталышы билгесе, утсүндергеч һәм башкалар да булырга тиеш. Шушы барлык таләпләргә җавап бирмәгән техника хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак.
Бүгенге көндә ТР Гостехнадзорында 3256 ашлык уру комбайны, 790 терлек азыгы уру комбайны һәм 67 башка төр комбайннар теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса