Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колшәрип, Сөләй, Түбән Абдул авыллары машиналы булды

Бәйрәм бүләкле булуы белән күңелле. Республика көне уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында Әлмәтнең өч авыл җирлеге дә мәртәбәле бүләккә ия булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Президент Рөстәм Миңнеханов Колшәрип, Сөләй, Түбән Абдул башлыкларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды. Алар еллык республикакүләм муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңүче итеп табылган.

Бәйге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы тарафыннан 2011 елда гамәлгә куелган. Узган ел аларда 189 муниципаль берәмлек катнашкан булса, быел бәйгегә 200 дән артык заявка кабул ителгән. Нәтиҗәдә Татарстанның барлыгы 93 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче дип табылган. Авыл җирлекләре "Шевроле Нива" машинасы белән бүләкләнсә, калганнарына "Форд Транзит" микроавтобусыннан ачкычлар тапшырылган.

Барлыгы дүрт ел эчендә төрле бәйге нәтиҗәләре буенча муниципалитетларга 918 автомобиль тапшырылган. Шул дәвердә Әлмәт муниципаль районының 21 авыл җирлеге төрле программалар нигезендә машиналы булган.

Бәйге шартлары буенча автомобильгә дәгъва белдерүчеләр муниципаль җирлекләргә караган торак пунктлар һәм халкының уртача санына, җан башына каралган салым һәм башка керемнәргә, мөгезле эре терлек санына игътибар бирелә. Моннан тыш, бер кешегә торак тапшыру күләме, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урыннарда программаларның гамәлгә ашырылу тизлеге, авыл җирлегенең төзекләндерү, социаль-мәдәни һәм спорт тормышына игътибар бирү дә исәпкә алына.

- Мондый мәртәбәле бүләкне президентыбыз кулыннан алган вакытта зур дулкынлану да, республикабызда башкарылган программаларга шатлану да, Татарстаныбыз өчен горурлану да кичердем, - ди Колшәрип авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәмәтдинов. - Авыл халкының мәшәкате күп бит аның, мобиль булу эшне җиңеләйтер дигән өметтә калам.

- Авыл башлыклары хакында гына түгел, гомумән, халкы турында кайгыртулары өчен үзебезнең авыл җирлеге исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәм, - дип шатлыгы белән уртаклашты Сөләй авылы җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Шәйдуллина. - Әле менә күптән түгел генә модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бүген юллар да салына, су линияләре дә яңартыла, социаль объектлар төзелә һәм ремонтлана. Бер сүз белән әйткәндә, кала халкыннан бер генә дә ким яшәмибез.

Район читендә урнашкан Түбән Абдул авылы өчен яңа машина аеруча кадерле.

- Әлмәткә килү өчен 68 чакрым юл үтәсе. Ә авылдан чыкмый гына халыкның мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндереп булмый, - ди җирлек башлыгы Ринат Шәрифуллин. - Бу автомобильләр безгә тиз йөрергә, хасил булып торган төрле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Рәдифә НОГМАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса