Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колшәрип мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең 115 еллыгына багышланган чара узды

Колшәрип мәктәбендә Ризаэддин Фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган "Әдәп төбе - матур гадәт" дигән әдәби-музыкаль чара булып үтте.

Әлеге мәгърифәтче галимгә багышлап күпме дәресләр, бәйрәмнәр, тәрбия чаралары уздырылса да, Әлмәттә исә аңа карата үзгә мөнәсәбәт сизелә. Бу аңлашыла да, татар мәгърифәтчелеге тарихында якты эз калдырган галим Кичүчат авылында туган ләбаса. Колшәрип урта мәктәбендәге чарада мин тагын бер тапкыр олуг шәхеснең тормышы, хезмәт юлы белән горурлану хисләре кичердем.

Чара күп балалы әти-әниләргә Рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Баксаң, һәр гаиләдә тәрбияләнүче өч бала да мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый икән. Белем йорты директоры Галия Исрафилова һәм мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча белгече Наҗия Ганиева һәммәсенә дә уңышлар теләде, әдәпле булырга чакырды.

Ә аннары без утырган сыйныф бүлмәсендә "Әдәплеләр" һәм "Әдәпсезләр" илләрендә яшәүчеләр арасында чын "көрәш" башланды. Исәнләшә белми, үзеннән кечкенәләрне кыерсыта, өлкәннәргә булышмый торган балаларга үрнәк күрсәтергә "Әдәплеләр илендә яшәүче балалар" чакырылды. Алар Ризаэддин Фәхреддиннең "Нәсыйхәт" китабыннан мәктәп, чисталык әдәпләрен сөйләделәр, әти-әниләрне хөрмәт итүгә кат-кат тукталдылар. Чарада катнашкан авылның ак әбие Нәсимә апа да укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде:

- Игелекле эшләр эшләп, миһербанлы, шәфкатьле, үрнәк балалар булып үссәгез иде. Әти-әниләрегезне ничек хөрмәт итсәгез, укытучыларыгызны да шулай хөрмәт итегез. Дин белән яшәгез, яшь вакытыгызда догалар өйрәнегез. Без үскән вакытта дин тотуы авыр иде, әмма әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз аны саклап кала алган, безгә дә сеңдергәннәр. Сез дә безнең юлны дәвам итүчеләр булырга тиеш.

Аның сүзләрен куәтләп, дин сабакларына йөрүче укучылар Коръәннән сүрәләр укып ирештерде. Яхшылыкны яманлыктан аерырга кирәклекне төшенгән барлык башлангыч сыйныф укучылары да ахырдан "Әдәплеләр иле"ндә яши башлады.

9 нчы сыйныфта "Үз ата-анасын зурлаган - кеше анасын хурламас" дигән дәрестә укучылар Ризаэддин Фәхреддингә багышланган проект эшләре белән таныштырды.

-​ Тормыштагы ялгышларны аңлап та, кичереп тә була, әмма ата-анага карата дорфа, тупас мөнәсәбәт беркайчан да гафу ителми. Шуңа күрә һәрберегез, бүгенге дәрестән соң, үзегезнең әти-әниләрегезгә булган мөнәсәбәтегез, кылган гамәлләрегез турында уйланыгыз. Галимнең киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен һәрвакыт исегездә тотып, тормышыгызны бары игелекле юлдан гына алып барыгыз, - дип төгәлләде дәресне татар теле укытучысы Фидания Гәрәева.

Ахырдан Җәмил хәзрәт Халирахманов сүз алып, әти-әниләрнең үзләре исән чагында кадерләрен белергә кирәклеген тагын бер кат искәртте. Үзенең әти-әнисе турында сөйләде, аларны сагынуын җиткерде.

Мин еш кына мәктәп укучыларын, бүгенге яшүсмерләрне күзәтәм. Әмма ягымлы, нурлы йөзле булганнарын сирәк очратам. Дәрес ахырында 9 нчы сыйныф укучыларының күбесенең күзендә яшь иде. Эчтән генә сөенеп куйдым: димәк, мондый дәресләр, мондый чараларның тәэсир көче зур һәм аларны ешрак уздырырга кирәк.

Роза СӘХБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250