Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колшәрип авылында шәхси йортта янгын чыкты

Колшәрип авылының Заречная урамындагы шәхси йортларның берсе януы турында хәбәр янгын сүндерүчеләргә иртәнге 7 сәгать 10 минутта килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә подвалның ишеген ут алган була. Янгын мәйданы 0,5 кв.м. Зыян күрүчеләр юк. Әлегә янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Шундый сәбәп белән 30 гыйнварда Казандагы агач йортларның берсендә янгын чыгып, 43 яшьлек ир-ат һәм аның 9 яшьлек кызы тереләй янып үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса